

Конференцияне оештыручылар — Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика кардиология үзәге, Русия кардиология җәмгыятенең Башкортстан бүлеге, Башкортстан Республикасы йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча белгечләр ассоциациясе.
Конференцияне ачу тантанасында һәм «Кардиология һәм кардиохирургия: тәҗрибә һәм инновацияләр синтезы» пленар утырышында Башкортстан премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев, республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, Русия сәламәтлек саклау министрлыгының Төньяк-Кавказ, Төньяк-Көнбатыш, Көнчыгыш, Идел буе федераль округлары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буенча штаттан тыш баш белгеч-кардиологы Евгений Шляхто, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы Валентин Павлов; сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы, Республика кардиология үзәгенең баш табибы Ирина Николаева һәм башкалар катнашты.
Урал Килсенбаев һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, республикада сәламәтлек саклауга, шул исәптән кардиология юнәлешенә ныклы игътибар бирелүен билгеләде, бер төркем табибларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Айрат Рәхмәтуллин Республика кардиология үзәгенең илдә иң яхшыларның берсе исәбендә булуын ассызыклады, ул үзенең бурычларын — беренчел ярдәмнән алып катлаулы операцияләргә кадәр уңышлы башкаруын әйтте.
Евгений Шляхто безнең кардиоүзәкнең динамик үсешүен искә алды, кадрларны уңай бәяләде һәм табибларның бердәм командасы булуына соклану белдерде.
Киңкүләм чарада федераль үзәкләрнең әйдәп баручы белгечләре, Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Идел буе федераль округының штаттан тыш баш белгечләре фикер алышты, тәҗрибә уратклашты.
Пленар өлештән соң Кардиоүзәкнең 45 еллыгына багышланган концерт программасы тәкъдим ителде.
Автор фотосы.