

Уфадагы республика кардиология үзәге – Башкортстан халкына кардиология һәм югары технологияле кардиохирургия ярдәме күрсәтүче махсуслаштырылган эре медицина учреждениесе. Ул 1981 елда шәһәр кардиология диспансеры буларак эшли башлый, 1998 елда республика диспансеры статусын ала.
Бүген Республика кардиология үзәге – бербөтен кардиология һәм кардиохирургия комплексы. Уникаль коллектив – бөтен республиканың горурлыгы. Бу сәламәтлек саклау учреждениесе тәҗрибәсен башка төбәкләр һәм илләр дә үзләштерә.
Үзәк заманча дәвалау-диагностика җайланмалары белән җиһазландырылган. Анда йөрәк-кан тамырлары патологияләре булган пациентларга махсуслаштырылган диагностика, дәвалау-консультация һәм профилактик ярдәм күрсәтәләр. Биредә табиблар ел саен тумыштан йөрәк кимчелеге булган йөзләгән баланы коткара.
Республика кардиология үзәге – Башкортстанда пациентларга барлык төр махсуслаштырылган, шул исәптән “йөрәк-кан тамырлары хирургиясе” профиле буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче бердәнбер учреждение. Кардиоүзәк составында 518 урынлык стационар һәм сменага 350 кешене кабул итүгә исәпләнгән поликлиника эшли.
Баш табибның “йөрәк юлы”
Кардиология үзәгенең баш табибы, шәһәр Советы депутаты Ирина Николаеваның бөтен тормышын “йөрәк юлы” дип атарга мөмкин, дип билгели аны белүчеләр. Барысын да күңел кушуы белән эшләүче табибә кардиодиспансерны илдә иң яхшы ун үзәк дәрәҗәсенә күтәрүгә иреште. Табибәнең тормыш постулаты – кешеләр озаграк һәм нәтиҗәле яшәргә тиеш.
– Хезмәт юлым яшьтән үк кардиология диспансерына юнәлеш алды, анда мин интернатура уздым. Шуннан бирле без 40 елдан артык бергә, – дип елмая ул. – Кардиология – медицинаның иң катлаулы һәм шул ук вакытта бик тиз үсешүче тармакларының берсе, анда хата бәясе аеруча югары. Миңа остазлар белән чын бәхет елмайды – алар тәҗрибәле һәм үз һөнәрләренә тугры кешеләр булды. Алардан мин клиник фикерләүгә һәм практик күнекмәләргә генә түгел, ә пациентка мөнәсәбәткә, җаваплылыкка һәм һөнәри этикага да өйрәндем.
Табибә остазларын – медицина фәннәре докторы, профессор, клиник кардиология кафедрасы мөдире, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган табибы Аляра Закированы һәм медицина фәннәре кандидаты, 50 елдан артык һөнәри стажы булган югары категорияле кардиолог Наталья Поликарпованы тирән рәхмәт хисе белән искә ала.
– Аларның үрнәге минем өчен ориентир булып хезмәт итә. Кардиологтан җитәкчегә кадәр барлык этапларны уздым. Һәм бүген, Республика кардиология үзәген җитәкләгәндә, бигрәк тә дәвамчанлыкны, югары профессиональлекне һәм, әлбәттә, команда эшен бәялим, – ди ул.
Хәвефләр белән идарә ителә
Кардиоүзәк базасында баш табиб Ирина Николаева башлангычы белән 2021 елдан йөрәк-кан тамырлары хәвефләре белән идарә итү үзәге булдырылды, бу медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшыртты.
– Бу – Русиядә санлы технологияләрне һәм медицина тәҗрибәсен хәвефләр белән идарә итүнең бердәм системасына интеграцияләргә мөмкинлек бирүче мондый дәрәҗәдәге беренче проект. Үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли, ашыгыч һәм планлы пациентларның торышын даими контрольдә тота. Без урыннарда эшне дөрес оештырырга ярдәм итәбез: болар – диспансер күзәтүе, дарулар белән тәэмин итүнең индивидуаль планын төзү һәм ашыгыч пациентларны маршрутлаштыру, – ди баш табиб.
Ул билгеләвенчә, кискен коронар синдромлы пациентлар өчен маршрутлаштыру “ирекле операция бүлмәсе” принцибын һәм кайтырга вакытны исәпкә алып төзелә: пациент якындагы медицина учреждениесенә китерелә, анда ашыгыч коронар ярдәмне башкару өчен рентген-операция бүлмәсе бар. Мондый алым реперфузиягә кадәр вакытны шактый кыскартырга һәм катлауланулар хәвефен киметергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә пациентларны дистанцион мониторинглау мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук телемедицина консультацияләрен алга таба үстерү планлаштырыла.
Яңа корпус яңа мөмкинлекләр ачты
2025 елда Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы төзелеше тәмамланды, аның эшенә видеоэлемтә режимында Русия Президенты Владимир Путин старт бирде. Ил Президенты республикада тармак үсешен югары бәяләде.
– Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, кисәтү – илебездә сәламәтлек саклау үсешенең төп юнәлешләренең берсе. Соңгы елларда Башкортстанда, профильле инфраструктураны яңарту һәм киңәйтү, җиһазлар кайтару, диагностика һәм дәвалауның алдынгы ысулларын кертүне, ашыгыч ярдәмне камилләштерүне дә кертеп, күп эшләр башкарылды, – диде Президент.
Башкортстан Башлыгы Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусының төбәктә авыруларны комплекслы диагностикалау һәм дәвалау өчен заманча инфраструктура булдыруда мөһим ролен билгеләде.
– Әлеге кардиоүзәк – йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча тулы циклны формалаштыруны тәмамлау ул. Бу – безнең кардиодиспансер, төбәк кан тамырлары үзәкләре һәм ФАПлар, авыл табиблык амбулаторияләре, поликлиникалар. Безнең республикада ФАПлар күп – 2 меңнән артык. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән без соңгы алты елда аларның 500ен алмаштырдык. Хәзер без ФАП булган иң төпкел пунктта да электрокардиограмма эшләп, шунда ук Кан тамырлары хәвефе үзәгенә яисә Төбәк кан тамырлары үзәгенә җибәрә алабыз. Бу – кешеләр өчен озайлы һәм сәламәт тормышка тагын бер адым, – диде Радий Хәбиров.
Яңа бина алты хирургия бүлеген, икешәр операция һәм реанимация блогын үз эченә ала. Яңа корпус ачылу нәтиҗәсендә йөрәк һәм кан тамырларына барлык төр югары технологияле операцияләр, шул исәптән катлаулы гибрид операцияләр, йөрәк трансплантациясе башкару мөмкин булды.
Заманча, технологик яктан катлаулы, дөнья стандартларына туры килүче кардиохирургия корпусын файдалануга тапшыру – Республика кардиология үзәге хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен мөһим вакыйга булды. Яңа кардиохирургия корпусының бер операция блогына 5 эндоваскуляр, шул исәптән гибрид һәм 5 ачык кардиохирургия операция бүлмәсе, алар белән логистик яктан бәйле 2 реанимация керә, бу исә хирургик дәвалауның яңа ысулларын кертергә мөмкинлек булдыра.
Шулай ук, беренче катта иркен поликлиника һәм кабул итү бүлеге урнашкан, бу пациентны кабул итүдән палатага госпитализацияләүгә кадәр юлны кыскарта.
Үзәк табиблары билгеләвенчә, яңа кардиохирургия корпусы – ул киләчәк турында нәтиҗәле хәстәрлек күрү. Бу операция бүлмәләрендә яңа гибрид хирургия операцияләре үткәрелә. Үпкә артериясе тромбоэмболиясе вакытында ультратавышлы транскатетерлы юнәлешле тромболизис башкару, артериянең хроник окклюзиясе вакытында транскатетерлы тромбоэкстракция үткәрү, шулай ук коронар артерияләрне стентлаганда лазер ысулларын куллану, экстракорпораль мембраналы оксигенлаштыру аппаратларын куллануның яңа мөмкинлекләре барлыкка килгән.
– Мондый шартларда безнең пациентлар тизрәк савыгачак, бу актив гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ә безнең хирурглар, заманча шартларда сыйфатлы җиһазлар белән эшләп, авыру хәвефләрен киметеп, яңа хирургия ысулларын үзләштерәчәк, – дип билгели баш табиб.