+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 Апреля , 05:51

Ашказаны асты бизен ничек дәваларга?

Бу хакта халык табиблары нәрсә ди?

Ашказаны асты бизен ничек дәваларга?Ашказаны асты бизен ничек дәваларга?
Ашказаны асты бизен ничек дәваларга?

1.Фасоль кузагы төнәтеп эчәргә була ("Озон" "Вб"та бар, инструкция буенча кулланырга)
2. Җитен орлыгы : бер стакан суга бер-ике калак җитен орлыгын салып кайнатып чыгарабыз, суынгач орлыгы белән бергә эчеп бетерергә, ул кисәл кебек хәлдә була. Курс: 1 атна. Кефир я йогуртка болгатып ашарга да ярый (иртән ач карынга)
3. Тары ярмасы+ кабак : 2 литр су һәм 1 стакан тары ярмасы кирәк булачак. Суны кайнатып, тарыны пешереп алабыз, 300 грамм кабак өстибез һәм һәм пюре хәленә кадәр пешерүне дәвам итегез. Бу пюрега тоз да, шикәр дә өстәргә кирәк түгел. 1 аш кашыгы май салырга була.
4. Бал+сөт: 1 стакан сөткә 1 чәй кашыгы бал салып, әз-әзләп эчәргә, шуннан соң 4 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый. 3-4 көннән соң ук хәл җиңеләя башлый. Дәва курсы – 1 ай. Бераз ял иткәч, тагын кабатларга була.
5.Туклануны көйләргә

Г. Атнагулова

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас