

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, былтыр республикада 40 тоннадан артык донор каны хәзерләнгән. Кан тапшыруда якынча 30 мең кеше катнашкан, барлыгы 73 мең донация башкарылган.
Республика кан күчерү станциясенең алты филиалы эшли. Инфраструктураны яңарту кысаларында Октябрьскийда яңа бина ачылган, алга таба Нефтекамада да шундый объект төзү планлаштырыла.
Башкортстан илдә кан групасын билгеләү өчен стандарт эритроцитлар җитештерүче бердәнбер төбәк булып тора. Моннан тыш, республика иммуноглобулиннар өчен чимал җитештерү буенча да алдынгылар рәтендә.
Республикада медицина өлкәсенә заманча технологияләр дә кертелә, шул исәптән «акыллы ярдәмче» һәм автоматлаштырылган логистика системалары.
— Донорлык хәрәкәтен үстерү бик мөһим, — дип ассызыклады Радий Хәбиров һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Фото: bashinform.ru