

Вакциналау – медицинаның иң бөек казанышларының берсе, йогышлы авырулар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле һәм хәвефсез ысулы. Вакциналау нәтиҗәсендә табигый чәчәк авыруы бетерелде, полиомиелит очраклары сирәк теркәлә, кызамык һәм дифтерия белән авыручылар саны кискен кимеде.
Халыкны вакциналау киң кулланылыш алганда (85-95%), бу чара инфекция таралуны туктата. Шулай итеп, коллектив иммунитет прививка ясатып булмый торган: яңа туган сабыйларны, иммунодефициты көчсез, вакцина компонентларына аллергиясе булган кешеләрне яклый. Вакциналарның иминлеге күпбаскычлы эшләнү системасы, җитештерүнең катгый стандартлары, базарга чыкканнан соң даими мониторинг, транспортлау һәм саклауның регламентланган шартлары белән тәэмин ителә.
Иммунопрофилактика гомер буе үткәрелә. Балаларга «Илкүләм прививкалар календаре» кысаларында прививка ясала.
Шулай ук эпидемиологик күрсәткечләр буенча профилактик прививкаларның илкүләм календаре бар. Вакциналау билгеле бер һөнәр ияләрен (медицина хезмәткәрләре, терлекчеләр), сәяхәтчеләрне авыр инфекцияләрдән саклый.
Өлкән яшьтәге (65 яшь һәм аннан өлкәнрәк) кешеләрне гриппка һәм пневмококк инфекциясенә каршы даими вакциналау инфекцияләрнең йөрәк-кан тамырлары катлауланулары (аерым алганда, кискен миокард инфаркты) куркынычын һәм, нәтиҗәдә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын киметә.
Русиядә «Йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы турында» Федераль закон кабул ителде, анда сәламәтлекне саклау, кешеләрнең санитар-эпидемиологик иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатларында гамәлгә ашырылучы йогышлы авыруларның иммунопрофилактикасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең хокукый нигезләре билгеләнгән.
Фото: "Башинформ"