Башкортстанда 2025 елда малярия йоктыруның ике очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә "Роспотребнадзор". Бу - зарарланган черки тешләвеннән йога торган куркыныч инфекция.
Русиягә малярия кертүнең күпчелек очраклары Африка континенты, Көньяк-Көнчыгыш Азия Һәм Көньяк Америка илләренә сәфәрләр белән бәйле, дип хәбәр итә ведомство. Узган елда республика халкы Көнбатыш Африка һәм экваториаль Гвинеядән инфекцияне "алып кайткан".
2024 елда шулай ук йоктыруның ике очрагы булган - безнең ватандашлар Үзәк Африка Республикасына сәфәрдә йоктырганнар.
Ел саен дөньяда 100дән 300 миллионга кадәр кеше бу куркыныч чир белән авырый, шуларның 90 проценты - тропик Африкада, анда 1 миллионга кадәр кеше үлә.
Фото: Башинформ