+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 апрель , 06:35

Вузара кампуста киңкүләм форум үтте

Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы мәйданчыгында III Халыкара Евразия колоректаль хирургия форумы узды. Аны кампус резиденты - Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты оештырды.  

Вузара кампуста киңкүләм форум үттеВузара кампуста киңкүләм форум үтте
Вузара кампуста киңкүләм форум үтте

Форум Русия Колопроктологлар ассоциациясе ярдәмендә узды һәм Башкортстан медицина вузында Медицина фәне сезонын ачкан беренче зур вакыйга булды. Форум операция бүлмәләреннән «Колоректаль яман шеш — тере хирургия»форматында турыдан-туры трансляциядән башланды.

Берничә көн дәвамында Русия, Һиндстан, Кытай, Италия һәм Төркия белгечләре коллегаларына заманча хирургик алымнар тәкъдим итте һәм колоректаль профильле авыруларны дәвалауның яңа ысуллары турында фикер алышты. Программага робот-ассистентлы һәм лапароскопик операцияләр, шулай ук катлаулы патологияләрне хирургик коррекцияләү кертелгән.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас