+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 Апреля , 05:40

Хезмәткәрләр сәламәт булырга тиеш!

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру атналыгын игълан итте.

Хезмәткәрләр сәламәт булырга тиеш!Хезмәткәрләр сәламәт булырга тиеш!
Хезмәткәрләр сәламәт булырга тиеш!
Башкортстанда 305 оешма хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгыту буенча корпоратив программада катнаша.

Проектны 2019 елда Республика җәмәгать сәламәтлеге үзәге Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә эшләтеп җибәрделәр. Катнашучылар саны арта бара. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының Җәмәгать сәламәтлеге, муниципаль һәм корпоратив программалар буенча штаттан тыш баш белгече, Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева сөйләде.

Аның сүзләренчә, программа һөнәри авыруларны кисәтүгә һәм хезмәткәрләрнең физик һәм психологик халәтенә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Параллель рәвештә сәламәт яшәү рәвешенә ияләшү формалаша. Бу авырулар санын киметергә һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш.

Иң гади инструментларның берсе - производство зарядкасы. "Зарядись!" проекты кысаларында хезмәткәрләр эш вакытында кыска күнегүләр ясый. Бу аз хәрәкәтчәнлек нәтиҗәләрен киметергә һәм мускулларның киеренкелеген бетерергә ярдәм итә. Предприятиеләр өчен төрле хезмәт шартларын исәпкә алып, өйрәтү видеолары әзерләгәннәр.

Туклануга аерым игътибар бирелә. Кайбер компанияләрдә тоз, шикәр һәм майлар азрак булган баланслы меню керткәннәр. «Сәламәт туклану» маркировкасы һәм эчү режимын үтәү өчен шартлар барлыкка килгән. «Җиңелрәк бул» проекты хезмәткәрләргә авырлыкны төзәтергә һәм авырулар куркынычын киметергә ярдәм итә.

Программага зарарлы гадәтләр белән көрәш тә керә. Моның өчен мәгълүмати кампанияләр уздыралар һәм мотивацион чаралар кертәләр. Шулай ук хезмәткәрләрне стресс белән көрәшергә өйрәтәләр. Кайбер оешмаларда эмоциональ бушату бүлмәләре ачылган.

Проектның мөһим өлеше - күчмә медицина тикшерүләре. Бу бигрәк тә эре сәнәгате булган төбәк өчен актуаль. Башкортстанда эшчеләрнең 30 проценттан артыгы зарарлы производстволарда эшли, ә 40-65 яшьлек кешеләр саны 1,4 млннан артып китә.

2023 елдан республикада сәнәгать диспансеризациясе үсеш ала. Моның өчен мобиль медицина комплекслары сатып алганнар, ә Уфада 13нче  Шәһәр клиник хастаханәсе базасында сәнәгать медицинасы үзәге булдырылган. 2026 елда 160 меңнән артык кешене тикшерү планлаштырыла.

Өстәмә рәвештә хезмәткәрләрне сәламәтлек үзәкләрендә тикшерәләр. Анда профилактик консультацияләр уздыралар һәм авыру куркынычы ачыкланганнарны күзәтәләр. Быел 12,5 меңнән артык хезмәткәрне колачлау планлаштырыла. Беренче кварталда 3 меңнән артык кеше каралган.

Алиса Мамаева билгеләп үткәнчә, мондый программалар больничныйлар санын һәм эшкә сәләтлелек кимү аркасында бизнес югалтуларын киметә. Аның сүзләренчә, хезмәткәрләр сәламәтлеге турында кайгырту кадрлар алмашынуын киметә.

Белгеч сүзләренчә, сәламәт коллектив компанияләр эшенең нәтиҗәлелегенә һәм төбәкнең гомуми иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас