+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Гомер озын һәм сыйфатлы булсын!

4-10 майда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Сәламәт озын гомер атнасы” уздыруны игълан итте.  

Гомер озын һәм сыйфатлы булсын!Гомер озын һәм сыйфатлы булсын!
Гомер озын һәм сыйфатлы булсын!

Сәламәт озын гомерлелек — өлкән яшькә җитү генә түгел, ә гомер буе актив һәм тулы канлы яшәү рәвешен саклап калу да ул.
Хәзерге тикшеренүләр күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге тормышның сыйфаты күбесенчә яшәү рәвешенә, гадәтләргә, сәламәтлек һәм рухи халәт турында гомуми кайгыртуга бәйле.

Яхшы физик формада тору — даими физик активлык (көндәлек зарядка, йөреп кайту, көч күнегүләре), начар гадәтләрне тормыштан чыгару, сәламәт туклану (аксымны һәм азык җепселләрен җитәрлек куллану) озак һәм актив тормышның нигезе булып тора.

Шулай ук сәламәт озак яшәү өчен түбәндәгеләр кирәк:
  сәламәтлек торышын ел саен контрольдә тоту (диспансерлау узу);
  кан басымы, холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен, тән массасын даими контрольдә тоту;
  хроник авырулар булганда – диспансер күзәтүе графигын үтәү;
  вакциналану;
  когнитив функцияләрне саклау – акыл сәләтләрен күнектерү (логик уеннар, ниндидер яңа нәрсәне сынап карарга курыкмаска);
  социаль активлык һәм тормышка кызыксыну (дуслар һәм якыннар белән аралашу, театрларга һәм музейларга барулар);
  позитив фикерләү һәм яхшы кәеф;
  җитәрлек (7-8 сәгать) һәм сыйфатлы йокы.

Өлкән яшьтәгеләрдә шулай ук аэробик күнегүләр (тиз йөрү, мөмкин кадәр актив уеннар, йөзү, велосипедта йөрү, йөгерү, бию һ.б.) генә түгел, ә барлык мускул төркемнәре (атнага 2 һәм аннан да күбрәк тапкыр) куллана торган көч күнегүләре дә зур файда китерә.

Бию, йога, пилатес, бакчада эшләү, махсус зарядка, тай-чи кебек даими күнегүләр өлкән яшьтәге кешеләрнең егылу куркынычын киметергә мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас