

2025 елда Башкортстанда «Озайлы һәм актив гомер» гомумдәүләт проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә Благовещен, Учалы һәм Яңавылда, шулай ук Аскын, Бакалы, Әскар авылларында алты поликлиника төзелде. Моннан тыш, тугыз медицина оешмасына капиталь ремонт ясалды, тиз төзелә торган 137 модульле конструкция урнаштырылды, шул исәптән 124 фельдшер-акушерлык пункты.
Министр билгеләп үткәнчә, республикада медицина оешмаларының матди-техник базасын ныгыту дәвам итә. 2025 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре, шул исәптән маммографлар, рентген һәм УЗИ аппаратларын да кертеп, 5 мең берәмлеккә якын җиһаз алды.
Шулай ук медицина оешмалары өчен 99 санитар автомобиль сатып алганнар.
2026 елда Башкортстанда Иглин авылында поликлиника төзи башларга, Октябрьский шәһәренең 1нче шәһәр дәваханәсенең балалар стационарын һәм Исәнгол үзәк район дәваханәсенең стационарын капиталь ремонтларга ниятлиләр.
Шулай ук республикада сигез модульле ФАП урнаштырылачак.
Башкортстан Башлыгы республика районнарында яңа медицина учреждениеләрен төзеп бетерүнең мөһимлеген ассызыклады.
- Иглин авылында күптән көтелгән поликлиниканы быел ук төзи башлыйбыз. Бу сорау чыннан да күптән өлгергән, хәзер пациентлар өчен шартлар монда, йомшак итеп әйткәндә, идеальләрдән ерак. Ә район – зур, һәм ул тиз үсүен дәвам итә, - диде Радий Хәбиров.