+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ак халатлылар гаилә көчен һәм халыкларның бердәмлеген күрсәтте

Күптән түгел “Башкортостан” дәләт концерлар залында “Гаилә бердәмлеге” республика фестивале бер сәхнәгә табибларны, шәфкать туташларын, фельдшерларны, санитаркаларны, лаборантларны, медицина колледжы студентларын һәм хәтта медицина хезмәткәрләренең балаларын җыйды.

Ак халатлылар гаилә көчен һәм халыкларның бердәмлеген күрсәттеАк халатлылар гаилә көчен һәм халыкларның бердәмлеген күрсәтте
Ак халатлылар гаилә көчен һәм халыкларның бердәмлеген күрсәтте

Бөтен республикадан 600дән артык катнашучы 39 иҗади номер тәкъдим итте, алар җитди сайлап алу узды.

Бу көнне залда очраклы кешеләр юк иде. Коллегалар бер-берсенә тулы бер коллективлар белән булыштылар, ә катнашучылар өчен иң кадерле тамашачылар – әти-әниләр, якыннар, туганнар, балалар булды.

Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Салават Харасов, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм аның командасы, республиканың медицина оешмаларының баш табиблары чараның мәртәбәле кунаклары булды.

Концертның тантаналы өлешендә Айрат Рәхмәтуллин Салават Харасовка «Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.

Быел фестивальнең темасы һәркемгә аеруча якын булып чыкты: гаилә — өйдә һәм эштә. Күп кенә медиклар өчен коллектив чыннан да икенче гаиләгә әверелә.

- Сәламәтлек саклауда төрле милләт, төрле яшьтәге, төрле характердагы кешеләр эшли, әмма без барыбыз да бер зур гаилә. Табиблар дәвалау гына түгел, бер-берсенә ярдәм дә итә, илһамландыра да беләләр. Мондый чаралар эмоциональ януга каршы көрәшергә ярдәм итә, көч бирә һәм коллективларны берләштерә, — дип ассызыклады Айрат Рәхмәтуллин.

Аскын үзәк район дәваханәсенең баш шәфкать туташы Дилара Сафиуллина бөтен гаиләсе белән чыгыш әзерләгән: әтисе гармунда уйный, кызлары әниләре белән бергә бииләр. Дөрес, гала-концерт алдыннан номерны кыскартырга туры килгән - ире вахтага юлланган, ә кече кызы авырып киткән.
Коллектив номерлар да күп булды. Баймак үзәк район дәваханәсендә үз бию коллективы һәм хоры эшли, сәхнәгә 68 хезмәткәр чыкты. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе хезмәткәрләре кияү йортында кәләшне каршы алуның башкорт йоласын тәкъдим иттеләр. Унике хезмәткәр сәхнәгә милли киемнәр киеп чыкты. Башкорт йортының әйлән-бәйлән уйнавын, халык җырларын, гаилә традицияләрен һәм атмосферасын тамашачылар алкышлар белән каршы алды.

Республика клиник перинаталь үзәге коллективының чыгышы кичәнең чын бизәге булды. Хезмәткәрләр сәхнәгә балалары белән бергә чыктылар, ә барысы да эштән соң биюне кую идеясеннән башланды.
- Башта без нибары биш кеше идек, ә Башкортстан Концерт залында сәхнәсенә балалар белән 70ләп хезмәткәр чыкты . Без сменалардан соң җыелдык, репетицияләр ясадык, ә аннары безгә башка хезмәткәрләр, балалар кушыла башлады. Соңрак үзебезнең « На горе стоял роддом» җырын яздыру һәм төрле милләт вәкилләре эшли торган безнең коллектив турында клип төшерү идеясе барлыкка килде. Нәтиҗәдә, бу чын команда тарихы булды. Кешеләр бөтенләй яңача ачылды, - дип сөйләде үзәкнең баш табибы Лиана Савина.

Фестиваль коллективларны гына түгел, буыннарны да берләштерде.
Концерт залы фойесында медицина хезмәткәрләренең гаилә фотосурәтләре күргәзмәсе эшләде. Рәсемнәрдә - медицина династияләре, яшь гаиләләр, балалар әти-әниләре белән бергә милли киемнәрдә.

- Конкурс коллективлар эчендә башланды, аннары медицина округлары дәрәҗәсендә үтте - 100 оешма - дәваханәләр, поликлиникалар, медицина училищелары, 1000нән артык тармак хезмәткәре җәлеп ителде. Баш табиблар һәм профсоюз оешмалары рәисләре зур роль уйнады, алар хезмәткәрләрне берләштерә алды. Бу вакыйга — бергәлек, бер-берсенә ярдәм итә һәм чын бердәмлек булдыра белүче кешеләр турында, - дип ассызыклады Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова.

Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Халфин белдергәнчә, мондый проектлардан соң коллективлар тагын да якыная.
- Бүген зур сәхнәдә басып торучылар да, залдан ярдәм итеп торучылар да бер-берсенә якынлаштылар. Фестиваль безнең медицина бергәлегенең никадәр талантлы һәм бердәм булуын күрсәтте. Бу һәрнәрсәдә — җырларда, гаилә номерларында, кешеләрнең хис-кичерешләрендә сизелде, - дип билгеләде Рауль Халфин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас