+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Шифаханәләребездә 9,5 мең яугир һәм аларның якыннары дәваланган

Гамәлгә куючысы республика булган Башкортстанның барлык сигез шифаханәсе дә Русиянең иң яхшы йөз шифаханәсе исемлегенә керә. Бу хакта төбәкнең җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә сөйләде.  

Шифаханәләребездә 9,5 мең яугир һәм аларның якыннары дәваланганШифаханәләребездә 9,5 мең яугир һәм аларның якыннары дәваланган
Шифаханәләребездә 9,5 мең яугир һәм аларның якыннары дәваланган

 

Савыктыру учреждениеләренең гомум койка фонды 3,3 мең урыннан артып китә. 2021 елдан Башкортстан шифаханәләрен ял итү өчен республикада, күрше төбәкләрдә һәм башка илләрдә яшәүче 405 меңнән артык кеше сайлаган. 2025 елда керем күләме якынча 7 миллиард сум тәшкил иткән, бу 2024 елга караганда 11 процентка күбрәк.

- Без заманча медицина җиһазларына инвестицияләр, уникаль тергезү программаларын гамәлгә керттек, актив һәм таләпчән аудитория соравы буенча инфраструктура һәм сервис турында яңадан уйладык, – диде Наталья Полянская. - Төп капиталга инвестицияләрнең гомум күләме 22 процентка – 786,6 миллион сумга кадәр артты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елдан башлап республика шифаханәләрендә 9,5 меңнән артык СВОда катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары дәваланган. 2026 елда сугышчыларны шифаханә-курортта дәвалауны тәэмин итүгә төбәк бюджетыннан 66,5 миллион сум бүлеп биргәннәр.

Вице-премьер шулай ук хәбәр иткәнчә, 2027 елда Уфа 26 илдән сәламәтләндерү учреждениеләре вәкилләрен берләштерәчәк «Здравница» Бөтенрусия форумын кабул итәчәк.

Башкортстан Башлыгы шифаханәләр җитәкчелегенә учреждениеләрне модернизацияләү һәм гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Салым керемнәре күләмен 24 процентка арттырдык, инвестицияләр 22 процентка артты - бу яхшы саннар, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Эш сәфәрләре вакытында шифаханәләребезнең ничек үзгәргәнен күрәм. Барлык директорларга да зур рәхмәт. Алар өстәвенә гуманитар ярдәм җыю буенча зур эш алып баралар, шул исәптән безнең сугышчылар өчен эчәр су. Бу бик мөһим.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас