

Табиб һәм телевидение алып баручысы Елена Малышева русиялеләрне күкрәктә авырту барлыкка килгәндә тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеге турында кисәтте. Бу хакта ул Беренче каналдагы "Жить здорово!" тапшыруында сөйләде.
Табиб белдерүенчә, күкрәктә авырту төрле сәбәпләр белән бәйле булырга мөмкин, шул исәптән кабырга арасы невральгиясе яисә ашказаны авырулары. Әмма бу симптом шулай ук инфаркт турында да сигнал бирә.
"Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, чөнки әгәр бу инфаркт икән, чыгу юлы булмаячак... шул ук көнне, сәгатьтә, минутта, әгәр бу күкрәктә авырту икән, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк», — диде Малышева.
Ул билгеләвенчә, чакыруга килгән табиблар электрокардиограмма ясаячак һәм авыртуның сәбәбен ачыклый алачак. Әгәр инфаркт расланмаса, икенче көнне пациент яшәү урыны буенча үзаллы рәвештә табибка бара алачак.
Автор фотосы.