+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшьләр форумы узды

Уфа вузара кампусында 15 майда ишетү сәләте бозылган яшьләрнең "Йәм - форум" Республика форумы узды.  

Яшьләр форумы уздыЯшьләр форумы узды
Яшьләр форумы узды

Бу мөһим вакыйга Башкортстан Республикасында яшәүче 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге актив яшьләр өчен мәйданчык булды.

Форум аралашу, тәҗрибә алмашу, талантларны үстерү һәм үз-үзеңне тормышка ашыруга ярдәм итү өчен ачык мәйданчык буларак уйланылган. Оештыручылар республикада ишетү сәләте бозылган яшь кешеләрнең бергәлеген ныгытуга, шулай ук аларның шәхси һәм һөнәри үсеше өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирәләр.

Форум программасында - экспертлар белән очрашулар, белем бирү мөмкинлекләре, карьера перспективалары һәм социаль инициативалар турында фикер алыштылар.

Спикерлар арасында "Башкортостан Республикасы волонтерлары ассоциациясе" оешмасы рәисе, яшьләр мәшгульлегенә ярдәм итү шәһәр үзәге директоры Елена Недопекина, шулай ук Башкортостан Республикасы яшьләр сәясәте министры киңәшчесе Лилия Шамаева булды. Алар катнашучыларга яшьләргә ярдәм итә торган проектлар һәм программалар турында сөйләде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас