+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Сәламәтлек саклау буенча утырыш үтте

Бүген, 19 майда, Уфада республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Сәламәтлек саклауны үстерү Советы һәм 2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча республика Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында катнашты.  

Сәламәтлек саклау буенча утырыш үттеСәламәтлек саклау буенча утырыш үтте
Сәламәтлек саклау буенча утырыш үтте

Чара 13нче шәһәр клиник дәваханәсе мәйданчыгында узды, аның мөмкинлекләре белән утырыш алдыннан төбәк җитәкчесе танышты. Катнашучылар халыкка медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү, шулай ук киңкүләм тармак проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Эш башында Радий Хәбиров сәламәтлек саклау үсешенә керткән зур өлеше өчен республика медицина җәмәгатьчелегенә рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Алып барган эшегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Радий Хәбиров. - 2025 елны без бергәләп яхшы гына уздык. Катлаулы шартларга карамастан, билгеләнгән планнарны үтәүне дәвам итәчәкбез.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/sovmestnoe-zasedanie-soveta-po-razvitiyu-zdravoohraneniya-pri-glave-bashkortostana-i-kollegii-minzdrava-regiona-88691/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас