Нульле пациент Томск үсмере булды: үпкәсен тыңлаганда табиблар аның күкрәгендә шартлаган попкорн тавышын хәтерләтүче гырылдаулар ишеткән. Нәрсә ул EVALI авыруы? Вейпинг тагын нәрсәсе белән куркыныч? Шуны аңлатабыз.
Хәзер дөньяда яшьләр вейпингы эпидемиясе бара дип әйтсәк тә, арттыру булмас. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре күрсәткән барлык тырышлыкларга карамастан, бөтен дөнья буйлап күп кенә үсмерләр тәмле һәм, имеш, гадәти тәмәкегә хәвефсез альтернативалар куллануны дәвам итә. Русиядә, мәсәлән, статистика буенча, вейплар кулланучы үсмерләр саны 2023 ел башына, 2011 елдагы белән чагыштырганда, 10 тапкыр арткан. Охшаш динамика башка илләрдә дә бар: 2024 елда тәкъдим ителгән ВОЗ докладына караганда, бөтен дөньяда тәмәке кулланучы 13-15 яшьлек 37 миллионга якын бала исәпләнә, өстәвенә, күп илләрдә электрон сигаретлар үсмерләр арасында олылар арасындагыга караганда популяррак. Янә дә шул: бәйлелектән котылырга ярдәм итәргә тиешле электрон сигаретлар баллы тәмнәр һәм исләр күптөрлелеге белән куркыныч гадәткә тагы да ныграк ымсындыра. Әйтик, вейп тартучы Америка үсмерләренең 70 проценттан артыгы, әгәр алар тәмәке тәме белән генә булса, электрон сигаретлардан баш тартыр иде.
Бу җәһәттән “тәмле” тәмәке катнашмаларын куллануның сәламәтлек өчен тискәре нәтиҗәләренең беренче билгеләре 2019 елда ук күренә башлады.
Вейперлар авыруының беренче очраклары
Электрон тәмәке тарту нәтиҗәсендә үпкәләр зарарлануы беренче тапкыр Америкада ачыкланды. Ул вакытта АКШның авыруларны контрольдә тоту һәм кисәтү үзәкләре (CDC) вейп тарту аркасында дәваханәгә озатылган пациентлар санының кискен артуы белән бәйле рәвештә тикшерү башлады. Аларда сулыш алу авырлыгы, йөткерү, күкрәк авыртуы һәм башка билгеләр күзәтелде. Һәм аларны, симптомнардан тыш, берләштергән бердәнбер әйбер – электрон сигаретларга мәхәббәт.
Соңрак характерлы симптоматика EVALI исеме алган яңа авыру буларак классификацияләнде. Бу аббревиатура инглизчәдән барлыкка килгән, ул сүзмә-сүз “электрон сигарет яки вейпинг куллану аркасында үпкә зарарлануы” дигәнне аңлата.
Авыру таралуын дәвам итә, һәм 2020 елга АКШта инде 2800дән артык зыян күрүче теркәлгән, өстәвенә, авыруның 68 очрагы үлемгә китергән. Шуннан алып АКШта пациентлар саны шактый кимегән: “попкорн авыруы”ның төп сәбәбен ачыклый алганнар.
EVALI нәрсә китереп чыгара?
EVALI –─ җитди ялкынсыну, ул еш кына дәваханәгә салуны таләп итә (барлык теркәлгән очракларның 90 процентында стационар медицина ярдәме таләп ителгән). Ул парга әйләнүче сыек никотин кисәкчәләрен сулау нәтиҗәсендә барлыкка килә (барлык электрон сигаретлар һәм вейплар нигезендә нәкъ менә шушы технология ята). Гадәттә, симптомнар парга әйләнү җайланмаларын 90 көн чамасы кулланган кешеләрдә үсеш ала. Өстәвенә, “попкорн авыруы” кинәт тә, акрынлап үсәргә дә, авыр очраклар үлемгә китерергә дә мөмкин. Авыру үзе шулкадәр яңа ки, аның озак вакытлы нәтиҗәләре турында фәнгә берни дә билгеле түгел диярлек.
EVALIның билгеле симптомнары арасында табиблар күкрәк авыртуын, тахикардия, сулыш кысылу, эч авырту, күңел болгану, косу, эч китү, бизгәк, салкын тию һәм хәтта сәбәпсез авырлыкны югалтуны аерып күрсәтә.
Бүгенге көндә билгеле булган авыруның төп сәбәбе –─ Е витамины ацетаты, бу матдәнең майсыман синтетик формасы. Аны кайбер тәмәке катнашмаларына өстиләр. Һәрхәлдә, Америка галимнәре 2019 елда “попкорн авыруы” белән зарарланган 29 пациент үпкәсеннән сыеклык үрнәкләрен анализлагач шундый нәтиҗәгә килгән.
Аны дәвалап буламы?
Авыруны дәвалап була. Зыян күрүчегә антибиотиклар һәм вируска каршы препаратлар билгеләргә мөмкиннәр. Моннан тыш, терапия барышында кортикостероидлар (ялкынсынуны киметә торган препаратлар), кислород терапиясе элементлары белән ингаляцияләр кулланалар, ә авыр очракларда пациентны үпкәләрнең ясалма вентиляциясенә тоташтыралар.
Бәхеткә, пациентларның күбесе дәваланудан соң тернәкләнә, гадәттә, уңай үзгәрешләр терапия башланганнан соң берничә көннән үк сизелә башлый.
Әмма EVALI әле һаман да җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән: кайбер зыян күрүчеләрдә авыру билгеләре яңадан барлыкка килергә мөмкин, шуңа күрә хәтта савыкканнан соң да белгечтә күзәтүне дәвам итү мөһим. Моннан тыш, бронхитның бу төрен дәвалауга юнәлтелгән терапия юк, бу хәлне тагын да катлауландыра.