

Җырчы, Башкорстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы Айгизә Галимова тумыштан килгән патологиясе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзер ул үзен ничек бар шулай кабул иткән. Айгизә птоз белән туган, аның мускулларның җитлекмәве яки дөрес үсеш алмавы аркасында бер күз кабагы ачылмаган.
- Бу минем иң зур комплексым. Мин аның турында уйламаган бер генә секундым да юк. Сез минем бик сирәк фотога анфас төшмәгәнемне сиздегезме? Мөмкинлек булса, фото, видео һәм хәтта кеше белән сөйләшкәндә дә ракурс сайларга тырышам. Миңа күзләремне яшермичә аралашу бик авыр һәм әгәр мин моны эшлим икән, димәк, бу кешегә ышанам. Минем тумыштан птоз, сул күзем йомык туганмын. Өске кабакта мускуллар булмаган, аларны хәрәкәтләндерә алмаганмын, ул ачылмаган. Ике яшьтә миңа берничә операциянең берсен ясадылар. Кирәк булса, 18 яшьтән генә пластика ясый аласың, диделәр. Сүз уңаеннан, мин бу идеядән күптән түгел генә баш тарттым, - дип җырчы.
Фото: социаль челтәрдән.