+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Тәмәкедән баш тартыгыз!

25 май – 31 июньдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәкедән баш тарту атналыгын игълан итте (Бөтендөнья тәмәкесез көн уңаеннан — 31 май).  

Тәмәкедән баш тартыгыз!Тәмәкедән баш тартыгыз!
Тәмәкедән баш тартыгыз!

Статистика буенча, Русиядә һәр 10нчы хатын-кыз тәмәке тарта, ә ир-егетләр арасында тәмәке тартучылар 50-60 процент тәшкил итә, кайбер социаль категорияләрдә бу сан 95 процентка җитә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту үпкә, бронх, трахея яман шешеннән үлемнең 85 процентының сәбәбе булып тора, йөрәк ишемиясе авыруыннан үлемнәрнең — 16, туберкулездан үлүнең 26 процентын тәшкил итә. Түбән сулыш юллары инфекцияләренең 24 процентының сәбәпчесе дә.

Тәмәке тартуның тискәре йогынтысы ачык билгеле һәм күпчелек русиялеләр аны зарарлы гадәт дип саный. Ләкин никотинга бәйлелек белән бик азлар гына көрәшә ала.
Тәмәке тартуны актив антипропагандалауга карамастан, аның сәламәтлеккә зыянлы йогынтысын барысы да аңлап бетми.

Белгечләр билгеләвенчә, тәмәке төтенендә 7 меңнән артык матдә, 250 зарарлы һәм 70тән артык дәлилләнгән канцероген бар. Алар арасында углерод монооксиды (углерод газы), никотин, цианистый водород, акролеин, азот диоксиды, тәмәке N-нитрозаминнары, пиридин, квинолин һәм башка агулар кебек үтерүчеләр һәм канцерогеннар бар. 1964 елда ук Америка галимнәре тәмәкедә полоний-210 радиоактив изотобын тапкан.

Бер ел тәмәке тарту вакытында үпкәгә бер килограммга якын тәмәке төтене эләгә, алар альвеолаларны җимерә һәм бронхларны тарайта. Электрон сигарет сыекчаларындагы матдәләр дә үпкә сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Тәмәке төтененнән һәм электрон тәмәке парларыннан агулы матдәләр сулыш юлларын ярсыта, хроник бронхит үсеше, үпкәнең инфекцияләргә сизгерлеген арттыра һәм бронхиаль астма һәм үпкәнең обструктив авырулары үсеше куркынычын арттыра.

Тәмәкедән баш тартканнан соң үпкә әкренләп чистара һәм үз функцияләрен тергезә. Шуңа күрә зарарлы гадәттән баш тартканнан соң күп еллар тәмәке тарткан кешеләрнең дә үпкәсен чистарту мөмкинлеге бар.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас