

Республика инфекция клиник дәваханәсе шактый зур тарихка ия. Ул 1910 елның 1 сентябрендә холера һәм тиф авырулары күбәюе сәбәпле ачыла. Дәваханә өчен тимер юлы вокзалы һәм пароход пристанена якын урынны сайлыйлар. 1914 елда аның өч бүлегендә урыннар 35 авыруга исәпләнгән була. 1915 елда Уфада һәм губернада холера һәм тиф авырулары арта. Шул сәбәпле якында урнашкан хәрби казармалар да дәваханәгә бирелә.
1923 елдан ул 4нче инфекция дәваханәсе дип атала. Бөек Ватан сугышы елларында яралы хәрбиләрне дәвалау госпитале буларак та хезмәт итә. Биредәге 210 урынның 110ы госпиталь карамагында була. Сугыштан соң ул тагы да зурая, 1973 елда яңа бина файдалануга тапшырылганнан соң биредә 460 кешене дәвалау мөмкинлеге булдырыла. 2020 елдан Республика клиник инфекция дәваханәсе дип атала.
Бүгенге көндә Уфаның Запотоцкий урамындагы җиде бүлектә 330 урын булдырылган. Шуларның 185е – балалар, 145е өлкәннәр өчен. Клиник дәваханәгә 2020 елда сафка кергән Зубоводагы бүлек тә карый. Ул 215 авыруны кабул итүгә исәпләнгән. Әлеге бүлек коронавирус авыруы чорында рекордлы кыска вакытта – нибары 55 көн эчендә төзелде. Пандемия көчәйгән вакытта 470 авыруны кабул итү мөмкинлеге булдырылды.
Республиканың инфекция клиник дәваханәсенә шулай ук Стәрлетамак шәһәрендәге клиника-диагностика инфекция үзәге дә карый. Ул 210 авыруга исәпләнгән.
Бүгенге көндә клиник дәваханәдә барлыгы 700гә якын хезмәткәр эшли. Шуларның 150гә якыны – табиблар. Дәваханәнең баш табибы вазыйфасын медицина фәннәре докторы Азат Мөнир улы Мөхәммәтҗанов башкара. Ул – Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты да.
– Коронавирус пандемиясе чорында Зубовода бик кыска вакытта хастаханә төзелеп ачылды. Пандемия күптән узды, хастаханә хәзерге вакытта авыруларсыз буш тормыйдыр бит?
– Әйе, ковид вакытында күп урын кирәк иде. Бүген пандемия артта калса да, Зубоводагы хастаханәбез буш тормый. Чөнки “сезонлы” дип аталган авырулар да күп. Пневмония, грипп, үпкә ялкынсынуларын, тычкан бизгәген, эчәк инфекцияләрен дәвалыйбыз. Пандемия вакытында кайбер хастаханәләр профилен үзгәрткән иде. Мәсәлән, 5нче, 10нчы клиникаларны инфекция хастаханәсе иткәннәр иде. Пандемиядән соң алар кире үз юнәлешләренә кайтты. Хәзер булганнары җитә.
– Соңгы чорда гонконг гриппы дигән авыру турында шаулап алганнар иде. Бу никадәр куркыныч чир?
– Бу яңа авыру түгел. 1968-69 елларда чыккан авыру. Ул гриппның бер төре – A(H3N2). Эпидемия Гонконгта булу сәбәпле, шул исемдә йөри. Авыру чагыштырмача җиңел уза. Ләкин хроник авырулары булган, йөрәк һәм кан тамырлары, шулай ук ХОБЛ, диабет, симезлек белән интеккән кешеләрнең авыр уздыруы ихтимал. Авырудан саклану юллары гади. Ел саен прививкалар ясатырга, бу чирне эләктерүчеләрдән читтә йөрергә, пычрак кул белән авыз-борынга кагылмаска, урамнан кергәч, кулларны җентекләп юарга кирәк. Вакцина ясатсаң, куркыныч түгел. Алар чирләсә дә, җиңел үткәрә.
– Тагын бер яңа авыру – хантавирус турында да сорыйсы килә. Аргентинадан Канар утравына баручы круиз судносында берничә авыру кеше үлгәч, аеруча чаң кага башладылар.
– Бу авыру да яңа түгел. Ул 1976 елда Көньяк Корея вирусологы Ли Хо Ван ачкан вирус. Вирусолог аны Хантаан елгасы янында тычкан, комык кебек кимерүчеләрнең үпкәсен тикшереп ачыклаган. Вирусның исеме шуннан алынган. Бүгенге көндә аның иллегә якын төре билгеле. Кешеләр әлеге авыруны тын юлы аша чирле кимерүчеләрдән йоктыра. Кимерүчеләр үзләре исә авырмый.
Хантавирус – үпкә һәм бөерләрне зарарлаучы авыру. Аеруча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, коммуналь һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр, сунарчылар, туристлар, бакчалары булганнар хәвеф төркеменә карый. Бүгенге көндә хантавирус инфекциясенә каршы вакцина эшләнмәгән. Ләкин тикшеренү эшләре бара.
Паника чыгарган төре исә геморрагик бизгәк, гади итеп әйткәндә, тычкан чиреннән гыйбарәт. Аның ул лайнерда ачыкланган “Андес” дип аталган штаммы тыгыз аралашканда кешедән кешегә дә йогуы ихтимал. Ә башка штаммнары кешедән кешегә йокмый. “Андес” Русиядә дә, Башкортстанда да юк.
Әлеге авыруны эләктермәс өчен саклану чаралары күрергә, хуҗалык сарайларын, иген саклаган урыннарны, дача өйләрен даими җыештырып тотарга, азыкларны, суны кимерүчеләрдән сакларга, ягъни санитар-гигиена чараларын күрергә кирәк. Кимерүчеләр булган биналарны яхшылап юарга, дизенфекция уздырырга, әлбәттә, битлектә һәм перчаткаларда эш итәргә кирәк.
– Дөнья һәм Русия тарихында чума, холера, чәчәк (оспа), тимгелле тиф кебек эпидемияләр булган. Аларны җиңгәннәр. Бүген кешелекне борчуга салырлык яңа эпидемияләр булуы ихтималмы?
– Әйе, тиф, чума кебек авырулар бүген, әлбәттә, юк. Ләкин бу безгә дәвалау өчен авырулар бетә дигән сүз түгел. Эчәк инфекциясе беркайчан да бетмәячәк. Грипп та “сезонлы чир” буларак ел саен булачак. Аның А һәм Б төрләре алмашлап чыгып тора. Кешелекне хәвефкә салырдай яңа вируслар юк.
Курыкмыйк, сакланыйк, сәламәт булыйк!
Мөнир МӘХМҮТОВ әңгәмәләште.
Фото Азат Мөхәммәтҗановның шәхси архивыннан алынды.