+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Республика балалар клиник дәваханәсендә ремонт башлана

Бүген Уфада Республика балалар клиник дәваханәсендә эш сәфәре белән Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров һәм «ЛАКИ» хәйрия фонды попечителе Антонина Миненко булдылар.

Республика балалар клиник дәваханәсендә ремонт башланаРеспублика балалар клиник дәваханәсендә ремонт башлана
Республика балалар клиник дәваханәсендә ремонт башлана

Эшлекле очрашу кысаларында комиссия әгъзалары дәваханәнең эндокринология бүлегендә ремонт эшләре башлануын бәяләделәр.
Республика балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Людмила Семавина бүлекчәне капиталь ремонтлау мәсьәләсе бик кискен килеп басуын билгеләп үтте һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына, урындагы депутатларга һәм «ЛАКИ» хәйрия фондына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Соңгы вакытта палаталарда, коридорларда һәм гомум файдаланудагы биналарда комплекслы ремонт-торгызу эшләрен башкаруга ихтыяҗ туды. Башкарыла торган эшләр бүлмәләрне бизәүне, санузелларны һәм ванналарны, яктырту һәм электр белән тәэмин итү системаларын модернизацияләүне, ишек һәм тәрәзә уемнарын яңартуны, шулай ук безнең пациентларга уңайлы шартлар тудыру өчен матди-техник базаны яхшыртуны үз эченә ала", - дип билгеләде Людмила Семавина.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ЛАКИ» хәйрия фонды һәм депутатлар корпусы ярдәмендә бүлекчә 800 квадрат метр мәйданда ремонтлана, шулай ук медицина ихтыяҗлары өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган.

Ремонт эшләре эндокринология бүлеге блогында бара, аңа 13 палата, шулай ук санузеллар, ашханә, уку сыйныфы, коридор, лифт холлы, процедуралар һәм бәйләү бүлмәләре керә.

Фото “ЛАКИ" хәйрия фондының матбугат хезмәтеннән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас