

Мәсьәлә буенча фикер алышуга керешеп, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров санитария авиациясе хезмәте тотрыклы үсеш күрсәтә, дип билгеләде.
Ел саен очышлар һәм эвакуацияләнгән пациентлар саны арта. Нәтиҗәлелекнең төп күрсәткече – авыруларның 90% тан артыгы профильле стационарларга беренче 24 сәгатьтә китерелә, бу турыдан-туры гомерләрне саклап калуга йогынты ясый.
2025 елда санавиация хезмәте тарафыннан 2 286 очыш һәм чыгу башкарылган, аларда 2,5 меңгә якын табиб катнашкан, 3 меңнән артык консультация, 262 операция үткәрелгән, 3 дәрәҗәдәге медицина оешмаларына 1 217 авыру китерелгән.
Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/28972/