+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ана карынындагы балага кан күчергәннәр

Республика перинаталь үзәге табиблары йөклелекнең 34нче атнасында яралгыга ана карынында кан җибәргәннәр. Бу табибларның югары осталыгын һәм медицинаның алдынгы ысулларын куллануны таләп итә торган катлаулы процедура. Безнең республикадагы перинаталь үзәк нәкъ менә барлык кирәкле технологиягә ия.

Ана карынындагы балага кан күчергәннәрАна карынындагы балага кан күчергәннәр
Ана карынындагы балага кан күчергәннәр

 

Күчерүне гемолитик авыру аркасында башкарырга кирәк иде. Ул резус тискәре анада резус уңай яралгы белән иммун конфликт барлыкка килгәч була: хатын-кыз организмы сабыйның эритроцитларына һөҗүм итүче антитәнчекләр эшләп чыгара. Кислород җитмәү башлана, барлык органнар, беренче чиратта баш мие зыян күрә.

Югары технологияле процедура ярдәмендә яралгының хәлен тотрыкландыруга һәм йөклелекне озайтуга ирешелгән, шуның белән балага оптималь срокларда дөньяга килергә мөмкинлек бирелгән. Бу акушер-гинеколог, трансфузиолог, анестезиолог, утратавыш диагносты һәм башка белгечләрнең зур эше нәтиҗәсе.

Бала дөньяга килгән инде. Ул да, әни дә үзләрен яхшы хис итә.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас