+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!

Төбәктә бу юнәлештә комплекслы рәвештә максатлы эш алып барыла.

Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!
Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!

Республика җитәкчелегенең зур хәстәрлеге белән Башкортстанда медицина уңайлырак, югары технологияле һәм заманчарак була бара.

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” проекты ярдәмендә ерак торак пунктларда яшәүчеләр республиканың әйдәп баручы белгечләре – кардиологлар, онкологлар, офтальмологлар, неврологлар, стоматологлар, рентгенологларда тикшеренү узарга һәм консультация алырга мөмкин. Төп максат – социаль әһәмиятле авыруларны иртә диагностикалау, мөмкин булган катлаулануларны кисәтү, һәр торак пунктта, шул исәптән район үзәкләреннән һәм эре шәһәрләрдән еракта яшәүчеләрне дә сыйфатлы медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү. 2025 елда табибларның күчмә бригадалары 2,5 меңнән артык авылда булган, 800 мең кешене кабул иткән, пациентларда гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган чирләрне вакытында ачыклаган.


Быел да “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары һәм диагностика комплекслары 14 апрельдән республика районнарына юлланды. Алар 11 сентябрьгә кадәр Башкортстан буйлап йөриячәк. Табиблар республиканың барлык 54 районының ерак авылларында яшәүчеләрне бушлай кабул итә (тере чират тәртибендә, алдан язылырга кирәкми).
Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносында инфраструктур үзгәртеп корулар да киң колач белән алып барыла.
Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча объектлар ачыла, җиһазлар яңартыла, балалар медицинасына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Төп бурыч – белгечләрне авылга җәлеп итү программаларын гамәлгә ашыруны да кертеп, беренчел звеноны үстерү. Республика җитәкчелеге медицина хезмәткәрләренә һәрьяклап ярдәм итә, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хезмәт коллективларының уртак эше гомумдәүләт проектларын уңышлы тормышка ашыруны һәм тармакны модернизацияләүне тәэмин итә.

“Безнең бурыч – 2030 елга республиканың беренчел звеносында, авылларда һәм шәһәрләрдә тулысынча тәртип урнаштыру. Эзлекле рәвештә бу максатка таба барабыз”, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Соңгы елларда республикада искергән сәламәтлек саклау объектлары биналарын һәм җиһазларын яңага алыштыру буенча колачлы эш алып барыла. Үткән елда гына алты яңа поликлиника ачылды – Благовещен, Учалы һәм Яңавылда, шулай ук, Аскын, Бакалы һәм Әскар авылларында.
Моннан тыш, республика торак пунктларында 134 модуль объект – тиз төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре урнаштырылды.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, безнең медицина соңгы еллардагы заманча сынауларны лаеклы үтә.


“Ышанам, бу катлаулы чорны узгач, тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак, – диде Радий Хәбиров. – Кешеләрнең үз сәламәтлекләре белән шөгыльләнергә теләвен, аларның озайлы һәм актив тормышка омтылуын күрү дә бик мөһим”.


Башкортстан Русиядә ФАПлар саны буенча да алда бара. Республикада “Санлы ФАП” проекты барлык медицина оешмаларында гамәлгә ашырыла. Үткән елда бу проект федераль дәрәҗәдә иң яхшысы дип табылды.
– Республикада ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә иде, искергән ФАПларны модульле конструкцияләр алмаштыра, – диде сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. – Фельдшер-акушерлык пункты – ул инфраструктура һәм җиһазландыру гына түгел. 2023 елдан алып без “Санлы ФАП” проектын гамәлгә кертәбез, ул медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итү, профилактик медицина тикшеренүләрен узу, электрон медицина хезмәтләренең киң исемлегеннән файдалану мөмкинлеге бирә.
Авыл җирендә фельдшер эшенең мөһим юнәлеше булып, әлбәттә, халык белән профилактик эш тора: болар диспансерлаштыру һәм медицина тикшеренүе үткәрү, югары хәвефле пациентларны ачыклау, сәламәтлек дәресләре уздыру, диспансер күзәтүен оештыру.

“Алда эш күп, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – ФАПларның нинди булуын исегезгә төшерегез: утын белән җылыту, салкын су куллану. Медицина күзлегеннән караганда, мондый хәл ярамый торган күренеш. Мин бу хакта муниципалитетлар башлыклары белән беренче сөйләшүләребезне хәтерлим, алар бу мәсьәлә үзләренең җаваплылык зонасында түгел дип санаган. Юк, бу – безнең уртак җаваплылык зонасы. Һәм, әлбәттә, фельдшерларны сакларга кирәк. Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр дә бар”.

Шулай ук Русиянең башка субъектлары белән чагыштырганда, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең, беренчел звеноны да кертеп, медицина хезмәткәрләре белән комплектлашуы буенча хәл яхшырак, дип әйтергә тулы нигез бар.
Башкортстан территориясендә авыл торак пунктларына медицина кадрларын җәлеп итү максатында “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры”, “Кече медицина оешмалары өчен табиблар” программалары гамәлгә ашырыла.


– Бу чаралар медицина кадрларын авылларга һәм кече шәһәрләргә җәлеп итә, табибларга һәм фельдшерларга иртәгәсе көнгә ышаныч өсти. Без шулай ук уңайлы эш өчен шартлар тудырабыз: эш урыннарын модернизациялибез, программалар аша торак бирәбез, медицина учреждениеләренең инфраструктурасын яхшыртабыз. Һәр табибның үзен бәяләүләрен тоюы бик мөһим, бу бит аның эш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, – ди сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. – Минемчә, кадрларны җәлеп итү өчен иң нәтиҗәле чаралар – финанс ярдәме, максатлы укыту һәм уңайлы хезмәт шартларын булдыру.
Бүгенге көндә дәүләт дәрәҗәсендәге төп максат – 2030 елга илдә уртача гомер озынлыгын – 78, 2036 елга 81 яшькә җиткерү. Гомер озынлыгы динамикасына, хезмәткә сәләтле халык арасында үлем күрсәткечен дә кертеп, гомум үлем күрсәткече йогынты ясый.


Төбәктә балалар, шул исәптән яңа туган сабыйлар үлемен киметү чаралары булдырылган. Республика клиник балалар дәваханәсе базасында территорияләргә чыгып, тәүлек буе консультация һәм медицина ярдәме күрсәтү оештырылган, республиканың 54 районына һәм 8 шәһәренә балаларга ярдәм күрсәткәндә медицина хезмәткәрләренең гамәлләрен координацияләү гамәлгә ашырыла. Авыр хроник авырулы балаларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтү өчен профильле медицина үзәкләре (орфан авырулары, ген дерматозлары, муковисцидоз, балалар эндокринологиясе, балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге) ачылды һәм эшли.

Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!
Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!
Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!
Тармак тагын да көчлерәк һәм ныграк булачак!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас