

Физик активлыкның түбән булуы, тәмәке тарту, тән авырлыгының артык, канда холестеринның һәм артериаль басымның югары булуы белән беррәттән, авырулар үсешенең бәйсез, мөстәкыйль куркыныч факторы булып тора.
Түбән физик активлык күп авыруларның сәбәпчесе:
йөрәк ишемиясе авыруы үсеше куркынычын 30 процентка арттыра.
II типтагы шикәр диабеты 27процентка.
калын эчәклек һәм сөт бизе яман шеше 21-25 процентка.
Төп киңәшләр:
- атна эчендә ким дигәндә 150-300 яки 75-150 минут интенсив физик активлык яки эквивалентлы комбинация;
- сәламәтлек өчен өстәмә өстенлекләр алу өчен уртача физик активлык вакытын 300 минуттан артыгракка яки көчле физик активлык вакытын атнага 150 минуттан артыгракка кадәр арттырырга;
- атна дәвамында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә алмаучылар өчен моны спорт ял көннәре белән компенсацияләү мөмкинлеге бар.
Авыруларны профилактикалау, сәламәтлекне ныгыту өчен физик активлыкның мөһимлеге турында онытмагыз!