+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!

Кичә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы һәм Башкорт дәүләт медицина университеты тарафыннан оештырылган Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика спартакиадасы узды.

Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!

 

46 команда, 300дән артык катнашучы спортның дүрт төре буенча көч сынашты. Быел программага җиңел атлетика стартларыннан тыш йөзү, өстәл теннисы һәм шашка кертелде.
Спорт мәйданчыкларына бөтен республикадан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре: табиблар, шәфкать туташлары, профсоюз лидерлары һәм медицина оешмалары җитәкчеләре чыкты. Спартакиада медицина хезмәткәре көненә багышланды.

Русия Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Халфин сүзләренә караганда, программаны киңәйтү катнашучылар санын сизелерлек арттырырга мөмкинлек биргән.
- Элек бу җиңел атлетика кроссы гына иде, ә бүген бу инде тулы канлы Спартакиада. Без профсоюз әгъзаларын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә омтылабыз, һәркем күңеленә ятышлы спорт төре таба алсын өчен тырышабыз. Беренче тапкыр йөзү буенча ярышлар уздырдык, - диде профлидер.

БДМУның тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Илгиз Тимербулатов билгеләп үткәнчә, кичәге спортчы студентлар бүген дәваханәләрнең яшь белгечләре буларак мактау пьедесталына күтәреләләр. Спорт традицияләренең мондый дәвамлылыгы БДМУның республикада спортны үстерүен дәлилли.

Республика клиник перинаталь үзәгенең баш табибы Лиана Савина катнашу өчен команда җыю кыен булмады, дип билгели.
- Бездә күпләр спорт белән шөгыльләнә, шуңа күрә без тулы канлы команда туплый алдык. Әзерлек вакытында команда рухы аеруча сизелә иде. Баш табиб, профсоюз комитеты һәм хезмәткәрләр бергәләп мондый чараларда катнашканда, бу чыннан да спорт, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме, — дип ассызыклады ул.

Район дәваханәләре җитәкчеләре дә коллективны үз үрнәкләре белән рухландырдылар. Балтач район үзәк дәваханәсенең баш табибы Салават Гыймалетдинов ярышлар көнендә берьюлы берничә дисциплинада чыгыш ясарга өлгерде.
- Мин үзем дә спорт белән актив шөгыльләнәм. Өстәл теннисы буенча ярышларны әле генә тәмамладым, ә хәзер җиңел атлетика кроссы стартына барам. Дәваханәдә без спортчыларга ярдәм итәбез, ел йомгаклары буенча матди ярдәм күрсәтәбез. Спорт коллективны берләштерә һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә, - ди ул.

Программаның иң киңкүләм төре җиңел атлетика кроссы булды. Хатын-кызлар — 500 метр, ир-атлар 1000 метр дистанцияне үттеләр. Гомумкоманда зачетында Красноусольск шифаханәсе командасы җиңүче булды. Көмеш медальләрне Белорет үзәк район клиник дәваханәсе спортчылары яулады. Өченче урынны Бөре район үзәк дәваханәсе командасы алды.
Тамашачыларның игътибарын 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ветераннар йөгереше җәлеп итте. Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы Юрий Архиреев 1000 метр араны 4 минут 3 секундта үтеп, җиңү яулады.

Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгенең 50 метрлы бассейнында стартка йөзгә якын спортчы чыкты. 23 яшьтән алып 44 яшькә кадәрге ир-атлар арасында 21нче шәһәр дәваханәсе травматологы Нияз Әминов 27,03 секунд нәтиҗә күрсәтеп, җиңүче Йөзү буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны Уфаның 21 нче дәваханә командасы алды, икенче урында — Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсе, өченче урында — Күмертау шәһәр дәваханәсе.

Күп кенә медицина учреждениеләрендә спортны үстерүгә профсоюз ярдәм итә. Беренчел профсоюз оешмалары хезмәткәрләргә бассейннарга һәм спорт комплексларына бару чыгымнарын компенсациялиләр, сәламәтлекләрен һәм физик формаларын сакларга ярдәм итәләр.

Икенче тапкыр өстәл теннисы буенча турнир республика дезинфекция станциясенең күпьеллык җитәкчесе һәм өстәл теннисы буенча чемпион Александр Павлович Мочалкин истәлегенә үткәрелде. Быел теннис ракеткаларын 62 табиб алды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар саны гына түгел, спорт осталыгы да арткан. Ярышларның абсолют җиңүчеләре — спорт мастерына кандидатлар, Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең шәфкать туташы Анна Еденкина һәм 13нче шәһәр дәваханәсенең утратавыш диагностикасы табибы Семен Старновский арасындагы блиц-очрашу турнирның чын бизәге булды. Киеренке көрәштә Анна җиңү яулады.

Югары Яркәй үзәк район дәваханәсе табибы Алсу Ямалетдинова булды бу ярышның ачышы булды, ул спартакиадада беренче тапкыр катнашты һәм шунда ук көмеш медальгә лаек булды.

Команда зачетында беренче урынны Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе командасы яулады, икенче урынны Республика наркология диспансеры, өченче урынны Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе алды.

 

Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Спорт берләштерә һәм сәламәтлекне яхшырта!
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас