

Агымдагы елның 1 сентябреннән Русиядә сәламәт озын гомер медицинасы буенча табиб барлыкка киләчәк. Бу хакта “РИА Новости”га биргән интервьюсында Сеченов университеты ректоры Петр Глыбочко сөйләгән.
“Агымдагы елның 1 сентябреннән Русиядә яңа белгечлек – сәламәт озын гомер медицинасы буенча табиб барлыкка киләчәк”, – диде Глыбочко.
Аның әйтүенчә, Сеченов университеты мондый профильдәге белгечләрне инде бүген үк превентив медицина һәм сәламәт озын гомер белән бәйле программалар кысаларында әзерли.
Автор фотосы.