+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Варикоз авыруы борчыймы?

Бер витамин кытлыгы кан тамырлары чыгу куркынычын арттыра.

Варикоз авыруы борчыймы?Варикоз авыруы борчыймы?
Варикоз авыруы борчыймы?
Тайваньнең Чиа-Нань Фармацевтика һәм фән университеты тикшеренүчеләре ачыклавынча, D витамины дефициты кан тамырларының варикозлы киңәю куркынычын, катлауланулар һәм җәрәхәтләр ихтималын арттыра.

Тикшеренүдә 40 яшьтән өлкәнрәк 500 меңгә якын өлкән кеше катнашкан. Аларның кандагы D витамины дәрәҗәсен күп тапкырлар үлчәгәннәр. Катнашучыларны уртача биш ел күзәткәннәр, витаминның нормаль дәрәҗәсе булган кешеләрне һәм аның кытлыгыннан җәфаланучыларның сәламәтлеген чагыштырганнар.

Анализ күрсәтүенчә, D витамины җитмәгән кешеләрдә кан тамырлары чыгу куркынычы 62 процентка югарырак булган.

Исегездә тотыгыз: бу витамин кан тамырлары сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный, шуңа да вакытында тикшеренегез, дәваланыгыз.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас