+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Башкортстанда өч баскычлы кардиология ярдәме күрсәтелә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш системасын үстерү турында фикер алыштылар.  

Башкортстанда өч баскычлы кардиология ярдәме күрсәтеләБашкортстанда өч баскычлы кардиология ярдәме күрсәтелә
Башкортстанда өч баскычлы кардиология ярдәме күрсәтелә

Төбәкнең cәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, Башкортстанның кардиология хезмәте нигезендә өч дәрәҗәле ярдәм күрсәтү системасы ята. Беренче этапта табиблар диспансерлау, профилактик тикшерүләр һәм амбулатор алымнар вакытында хәвеф һәм авыру факторларын ачыклыйлар.
Икенче дәрәҗә пациентлар дәвалану һәм күзәтү уза торган махсуслаштырылган кардиология һәм кан тамырлары бүлекләрен үз эченә ала.
Өченче этапта югары технологияле ярдәм күрсәтәләр, шул исәптән республика кардиоүзәге базасында, анда йөрәк трансплантациясен дә кертеп, катлаулы операцияләр үткәрәләр.

Билгеле булуынча, Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусын Уфада 2025 елның июнендә Русия Президенты Владимир Путин катнашында ачтылар.

Сәламәтлек саклау министры ассызыклаганча, эшнең мөһим юнәлеше – пациентларны санлы озату. Һәр кеше өчен күзәтү һәм дарулар белән тәэмин итүнең индивидуаль планы формалаштырыла, ә медицина мәгълүмат системалары дәвалауның нәтиҗәлелеген контрольдә тотарга һәм терапияне вакытында төзәтергә ярдәм итә.
Тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/v-bashkortostane-deystvuet-tryohurovnevaya-sistema-pomoshchi-pacientam-s-zabolevaniyami-serdca-i-sosudov-89521/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас