

Техника сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алынган. Автопаркны яңартуга республика бюджетыннан 122 миллион сум юнәлдерелгән.
Башкортстан Башлыгы медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга керткән фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
- Сезне Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре һәм машина йөртүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең эшегез бик авыр. Без моны яхшы аңлыйбыз, сезнең хезмәтегезне югары бәялибез, сезне хөрмәт итәбез һәм республика халкы өчен башкарган барлык эшләрегез өчен һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим, - диде Радий Хәбиров. - Бәйрәм уңаеннан медицина учреждениеләренә яңа автомобильләр тапшырабыз. Бу ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең автопаркы өчен яхшы тулыландыру.
Аннары төбәк җитәкчесе медицина хезмәткәрләре белән аралашты, автомобильләрне карады һәм яңа техниканың мөмкинлекләре белән танышты.