

— Медицинада очраклы кешеләр юк. Бу югары хезмәт — үз өстенә зур җаваплылык ала белүчеләрнең өлеше. Сезнең һөнәрегез ихлас ихтирам һәм рәхмәт уята, — диде Премьер-министр медицина хезмәткәрләрен тәбрикләп. — Сезнең һәрберегез — табиб, фельдшер, шәфкать туташы яки лаборант булсынмы, фән, югары һөнәри осталык һәм тирән кешелеклелек чатында эш итә. Мондый хезмәт һәркемнең дә көченнән килми. Ул тулы фидакарьлек, кайвакыт үзеңне корбан итү һәм көчле булуны таләп итә.
Ул төбәктә сәламәтлек саклау тармагындагы казанышлар турында сөйләп китте, республика буенча медицина учреждениеләренең матди-техник базасын планлы рәвештә ныгытылуын билгеләде. Узган ел алты поликлиника төзелгән, 137 фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаторияләре һәм гомум практика табиблары офислары урнаштырылган. Башкортстан модульле объектларны төзү темплары буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан.
— Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы сафка кертелде. Ул йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында югары технологияле медицина ярдәмен алу мөмкинлеген һәм сыйфатын сизелерлек арттырды, — диде Андрей Назаров. — Узган ел 99 санитар автомобиль һәм 11 меңгә якын берәмлек заманча медицина җиһазы сатып алынды. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Дәвалау нәтиҗәлерәк булсын өчен, 100 берәмлек заманча һәм кыйммәтле диагностика җиһазы сатып алырга планлаштырабыз. Югары технологияле ярдәм, шул исәптән бөер трансплантациясе кебек катлаулы операцияләр күләмен арттырачакбыз.
Хөкүмәт Премьер-министры ассызыклаганча, Ватанны саклаучылар турында кайгырту төп өстенлек булып кала. Башкортстаннан дистәләгән табиб, фельдшер, шәфкать туташлары бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Моның югары һөнәри осталык һәм чын батырлык үрнәге булуын билгеләде һәм алар белән горурлануын белдерде.
Намуслы хезмәтләре өчен Андрей Назаров 30 медицина хезмәткәренә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр тапшырды. Толбазы үзәк район дәваханәсенең психиатр-наркологы Виталий Тарасов «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә ия булды. Өч хезмәткәр Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Калганнарга “Башкортстанның атказанган табибы” һәм “Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре” исемнәре бирелде.
Мәсәлән, аларның берсе — Республика балалар клиник дәваханәсенең табиб-анестезиологы-реаниматологы Алик Мирасов. Алик Әхәт улы бу дәваханәдә инде 24 ел эшли һәм үзен башка урында күз алдына да китерми. Ул әйтүенчә, бу дәваханәдә алар төрле районнардан килгән балаларга төрле, шул исәптән катлаулы, уңышлы операцияләр башкаралар, санитар авиация белән районнарга чыгып, урыннарда да ярдәм күрсәтәләр, кирәк булганда кечкенә пациентларны ашыгыч рәвештә Уфага китерәләр.
— Һөнәремне яратам. Табиб юлын сайлавыма үкенмим. Балаларга ярдәм итә алуыңны, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү сөендерә, — ди ул. — Бүген мондый югары исемгә лаек булуым хезмәттәшләремнең дә, миңа терәк булган якыннарымның да казанышы ул.
Гаиләсе хакында сорагач, табиб шаяртып та алды: “Медикларның шәхси тормышка вакыты аз, шуңа алар бер-берсе белән гаилә кора. Минем хатыным да табибә. Өч балабыз бар. Өлкән кызым да безнең юлны сайлап, БДМУга укырга керде”.
Шулай ук “Башкортстанның атказанган табибы” исеменә лаек булган Сибай үзәк шәһәр дәваханәсенең табиб-стоматолог-терапевты Рәүф Әбүбакиров та бик шатлыклы хисләр кичерүен билгеләде. Аның гомум хезмәт стажы 45 ел, шуның 30 елын Сибайда хезмәт иткән. Табиб әйтүенчә, мондый казанышларны күрү тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә көч һәм дәрт өсти.
Чара ахырында медицина хезмәткәрләре Премьер-министр белән истәлеккә фотога төште.
Ләйсән Якупова.
Динар Кәлимуллин фотолары.