+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Гаджетларга гына бәйле булмагыз!

Гаджетларга гына бәйле булмагыз!Гаджетларга гына бәйле булмагыз!
Гаджетларга гына бәйле булмагыз!

15-21 июньдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы гаджетларга бәйлелекне профилактикалау атналыгы үткәрә.

Смартфоннар, планшетлар һәм башка гаджетлар көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде: алар укуда, эштә, аралашуда һәм ялда ярдәм итә.

Әмма, теләсә кайсы башка өлкәләрдәге кебек үк, аларны чамадан тыш куллану сәламәтлек һәм хәвефсезлек өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Тикшеренүләр гаджетларны озак һәм даими куллануны борчылу, депрессия, импульсивлык, йокы сыйфаты начараю, эмоциональ тотрыксызлык һәм нейротизм, стресс дәрәҗәсе арту, аз хәрәкәтле яшәү рәвеше һәм ашау тәртибе начарлану белән бәйли.

Гаджетлардан таралган зәңгәр яктылык спектры тәэсире мелатонин бүленеп чыгуын киметә һәм йокы сыйфатын начарайта.

Машина йөрткәндә мобиль җайланмалар куллану игътибарны читкә юнәлтә һәм куллану аварияләр һәм җәрәхәтләр куркынычы артуга бәйле.

Гаджетларны хәвефсез куллану өчен киңәшләр:
җайланмалардан «ирекле зоналар (вакыт)» булдырырга — гаджетлар кулланылмый торган йокы бүлмәсе, аш өстәле; игътибарны читкә юнәлтүне булдырмау һәм тикшерүләр санын киметү өчен кирәкмәгән белдерүләрне сүндерергә;
кешеләр белән турыдан-туры очрашырга һәм моның өчен үсмерләрне хупларга;
күбрәк хәрәкәтләнергә һәм физик активлык белән шөгыльләнергә;
экраннардан ял итү өчен конкрет вакыт бүлеп куярга, мәсәлән, йокларга бер сәгать кала;
кушымталар ярдәмендә экран вакыты лимитларын билгеләргә;
контентны һәм балалар өчен гаджетларны куллану вакытын контрольдә тоту режимнарын кулланырга.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас