Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Күгәрчен районында ттерлекләрдә котыру авыруы ачыклану сәбәпле карантин кертү турындагы указга кул куйды. Документ Башкортстанның хокукый мәгълүматының рәсми сайтында урнаштырылган.
Агымдагы елның 22 июненнән кертелгән карантин авыру учагын бетерүгә һәм аның төбәктә таралуын булдырмауга юнәлдерелгән. Юлдыбай авылы, Хәдия Дәүләтшина ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе авыру учагы дип танылды. Үз чиратында, шул ук исемдәге авыл советы чикләрендәге бөтен Юлдыбай авылы авыру таралу куркынычы булган территория дип билгеләнде.
Указ имзаланган вакыттан гамәлгә керә, дип хәбәр ителә. Учалы районында мондый чикләү элегрәк кертелгән иде.