+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уңай үзгәрешләр күз алдында!

Соңгы җиде елда Башкортстанда медицина хезмәтләндерүе сыйфаты яңа дәрәҗәгә күтәрелде.

Уңай үзгәрешләр күз алдында!Уңай үзгәрешләр күз алдында!
Уңай үзгәрешләр күз алдында!

 

Башкортстанда сәламәтлек саклау өлкәсен системалы модернизацияләү дәвам итә. Беренчел звено объектлары үсә, медицина инфраструктурасы яңартыла, югары технологияле дәвалау ысуллары кертелә, авыл территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре киңәйтелә.

Аналарны һәм балаларны саклауга, хатын-кызлар консультацияләре челтәрен үстерүгә, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга һәм тармакны кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
“Озайлы һәм актив гомер” гомумдәүләт проекты һәм төбәк программалары кысаларында яңа медицина объектлары төзү, медицина учреждениеләрен заманча җиһазландыру һәм автопаркны яңарту дәвам итә.


Сәламәтлек саклау системасы өчен тагын бер мөһим күрсәткеч – гражданнарның медицина ярдәменнән канәгать булуы. Пациентлар поликлиникалардагы уңай үзгәрешләрне күреп-белеп тора. Күпчелек пациентлар чиратларның кыскаруын нәкъ менә эчке процессларны үзгәртеп кору белән бәйли. Гомумән алганда, Башкортстанда халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеге күрсәткече 61,1 процентка җитте.
Соңгы елларда Башкортстанда федераль ярдәм һәм гомумдәүләт проектлары кысаларында тармакта колачлы модернизацияләү эшләре башкарылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тармакта беренчел звеноны яңартуны, шәһәр һәм авыл медицинасы арасындагы чикләрне бетерүне, аны заманча һәм санлы итүне мөһим максат итеп куйды.

"Без авыл медицинасын тулысынча диярлек яңарттык... 2019 елдан башлап без 600дән артык ФАП һәм табиб амбулаторияләре төзедек һәм урнаштырдык. Хәзер бездә һәр өченче ФАП диярлек яңа, – диде Радий Хәбиров. – Күп эшләнде, шуңа да, бездә яңартуга мохтаҗ авыл медицина учреждениеләре бик күп калмады. Әмма алар бар әле. Безнең бурыч — 2030 елга кадәр бу эшне төгәлләү".

Башкортстанда сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү нәтиҗәсендә, йөзләгән торак пунктта яңа поликлиникалар, капиталь ремонтланган дәваханәләр һәм дистәләгән модульле фельдшер-акушерлык пунктлары булдырылып, медицина ярдәмен заманча дәрәҗәгә күтәрде.
Бу җәһәттән тармак инфраструктурасын комплекслы үстерү буенча эш үз эченә берничә төп юнәлешне ала:


1. Авылларда һәм кече шәһәрләрдә беренчел звенога игътибар, төзелеш һәм модульле технологияләр. Башкортстанда искергән ФАПлар күпләп яңага алмаштырыла, тиз төзелә торган дистәләгән табиб амбулаторияләре һәм гомум практика табиблары офислары урнаштырыла.
Киң колачлы төзелешләр: Иглин районы үзәгендә һәм башка эре торак пунктларда заманча поликлиникалар төзелә, шулай ук стационарларга капиталь ремонт ясала (мәсәлән, Октябрьскийда һәм Исәнголда).
Мобиль медицина: ерак авыллар халкын хезмәтләндерүче дистәләгән күчмә дәвалау-диагностика комплекслары эшли.

2. Эре шәһәрләрдә махсуслаштырылган ярдәм үзәкләре: Учалы, Сибай, Аскын, Бакалы, Благовещен һәм Яңавыл шәһәрләрендә заманча күппрофильле поликлиникалар төзелә.Сакчыл җитештерү: медицина учреждениеләрендә логистика оптимальләштерелә, көндезге стационарлар пациентларга уңайлы булсын өчен ике сменалы эш режимына күчерелә. Автопаркны яңарту: ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре паркы тулысынча диярлек яңартылды.


3. Кадрлар белән тәэмин ителеш: “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә кирәкле медицина хезмәткәрләре авыл җиренә эшкә кайта.
Кадрлар әзерләү республикада 8 медицина колледжында алып барыла.


4. Санлаштыру һәм югары технологияләр: медицина практикасына табиб карарларын кабул итүгә ярдәм итүче интеллектуаль системалар кертелгән (webiomed платформасы кебек), ә стационарларда заманча КТ, МРТ аппаратлары һәм ангиографлар кулланыла.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: "Телемедицина бүген шәһәр һәм авыл арасындагы чикләрне гамәлдән чыгара. Ерак районнардагы табиблар республика клиникалары белән тыгыз элемтәдә эшли”.


Былтыр республикада алты поликлиника төзелгән, 137 фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаторияләре һәм гомум практика табиблары офислары урнаштырылган. Башкортстан модульле объектларны төзү темплары буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыкты.
Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы сафка кертелде. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау мөмкинлеген һәм сыйфатын сизелерлек арттырды.


Узган елда 99 санитар автомобиль һәм 11 меңгә якын берәмлек заманча медицина җиһазы сатып алынган.
— Бу эшне дәвам итәчәкбез. Дәвалау нәтиҗәлерәк булсын өчен, 100 берәмлек заманча һәм кыйммәтле диагностика җиһазы сатып алырга планлаштырабыз. Югары технологияле ярдәм, шул исәптән бөер трансплантациясе кебек катлаулы операцияләр күләмен арттырачакбыз, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантанада. — Иглинда яңа поликлиника төзи башлыйбыз. Авылларны модульле ФАПлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез. Күп кенә дәваханәләргә һәм поликлиникаларга капиталь ремонт үткәрәчәкбез.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас