+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Санитар оборона буенча уку үттеләр

2024 ел башыннан республикада «Санитар оборонага әзер» комплексын гамәлгә кертү кысаларында беренче ярдәм күрсәтүне 248 912 граждан үзләштергән.

Санитар оборона буенча уку үттеләрСанитар оборона буенча уку үттеләр
Санитар оборона буенча уку үттеләр
Әзерлек берничә юнәлеш буенча алып барылган: медицина колледжлары арасында - 5 596 инструктор һәм 51 253 тыңлаучы, ә медицина учреждениеләре базасында  849 инструктор һәм 191 214 тыңлаучы белем алган. Өстәмә 22 укытучы 19 меңнән артык кеше өчен лекцияләр, мастер-класслар һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча флешмоблар үткәргән.

Күләмле проектны Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган. Максат - зыян күрүчеләргә вакытында ярдәм итү өчен халыкны әзерләү системасын булдыру. Укуга медицина колледжлары, һәлакәтләр медицинасы үзәге һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белгечләре җәлеп ителгән. Тышкы сәбәпләр һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр санын киметү буенча эш дәвам итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас