+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“Авыл табиблары” һәм “Авыл фельдшерлары” Башкортстанны сайлый!

Әлеге программалар кысаларында республикада 3 меңнән артык белгеч кече торак пунктларга эшкә кайткан.

“Авыл табиблары” һәм “Авыл фельдшерлары” Башкортстанны сайлый!“Авыл табиблары” һәм “Авыл фельдшерлары” Башкортстанны сайлый!
“Авыл табиблары” һәм “Авыл фельдшерлары” Башкортстанны сайлый!

“Табиблык сәнгатенә мәхәббәт – ул кешелеккә мәхәббәт”, – дигән Гиппократ. Ә авыл табибы – ул һөнәр генә түгел, бөек бер билгеләнеш тә. Ул үзе белән тулы бер дәваханәне, ашыгыч ярдәмне һәм даруханәне алыштыра торган кеше. Аның ялгышырга, арыганлыкка сылтанырга хакы да юк. Иң беренче чиратта бу һөнәр иясенә нәрсә кирәк? Әлбәттә, яхшы эш шартлары. Безнең төбәктә авыл медицинасына зур игътибар бирелә.

Тарихка күз салсак, авыл медицинасы Уфада XIX гасыр ахырында ук формалаша башлый. 1870 елларда төбәктә кадрлар җитми: бер табибка кайвакыт 200 меңгә кадәр кеше туры килә. Беренче авыл табиблары гаять авыр шартларда эшләгәннәр. Аларга атлар җитми, медикаментларга рецептны гәзит кисәгенә язарга туры килә. Шуңа карамастан, бу фидакарь кешеләр чәчәк һәм тиф кебек авыруларны дәвалап кына калмаган, ә яңа дәваханәләр төзетүгә дә ирешә алган. Бу авылда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүгә нигез сала.

Бүген Башкортстан авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлтелгән заманча программаларны федераль финанслау буенча Русиядә лидер төбәкләр исәбенә керә. “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” проектлары кысаларында республикага 3000нән артык белгеч җәлеп ителгән.


“Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” дәүләт программалары – медицина хезмәткәрләренә Башкортстан авылларына һәм кече шәһәрләренә күченгәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләр белән ярдәм итеп, кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүгә юнәлтелгән заманча башлангычлар.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларын авыл җирендә кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүдә иң нәтиҗәле инструментларның берсе дип атады. Федераль программадан тыш, республика Хөкүмәте “Авыл фельдшеры” дигән үз төбәк программасын тормышка ашыра, ул турыдан-туры фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Республика ел саен медицина хезмәткәрләренә түләү максатында йөзләрчә миллион сум акча бүлә. 2026 елга гына да төбәк бюджетында әлеге программалар буенча түләүләргә 158 миллион сумнан артык акча салынган.


Радий Хәбиров ассызыклавынча, табибларга һәм фельдшерларга ярдәм акчаларын түләү хезмәт шартларын яхшырту белән бергә барырга тиеш.
“Республика буенча сәфәрләремдә мин ФАПларга еш керәм. Авыл территорияләре Башкорт­станның шактый өлешен били, һәм кешеләрне медицина ярдәменнән башка калдырырга ярамый. Без авыл медицинасы өчен күп нәрсә эшләдек һәм эшләвебезне дәвам итәбез... Әмма элеккечә иң мөһиме – анда эшләүче кешеләр”, – диде Радий Хәбиров.

 

Төбәктә йөзләгән ФАП һәм дистәләгән участок дәваханәләре капиталь яңартылды. Республика Башлыгы ярдәмнең реаль нәтиҗә бирергә тиешлеген ассызыклый. Хакимият килешү шартларын үтәүне дә катгый күзәтә.
Программада катнашучыларга түләүләр күләме тоемлы. Табиблар – 1-1,5 миллион сумга кадәр, ә фельдшерлар 500-750 мең сумга кадәр (торак пунктның ераклыгына һәм барып җитү шартларына карап) алырга мөмкин. Түләүне алучы сайланган медицина учреждениесендә кимендә 5 ел эшләргә бурычлы.


Иң мөһиме – республикада ФАПларда тәҗрибәле фельдшерлар эшли. Мәсәлән, Кырмыскалы районы­ның Карлыманбаш авылында Гөлсинә Бикбулатованың медицина системасында 35 еллык эш стажы бар. Һәрчак ярдәмгә ашыгучы “авыл докторы”н Карлыманбаш, күрше авыллар халкы бик ярата һәм хөрмәт итә.


Авылда заманча модульле ФАП – халык өчен көтеп алынган бүләк. Моңа кадәр фельдшерлык пункты бернинди уңайлыклар булмаган иске бинада урнашкан булган. Хәзер яңа ФАПта хезмәткәрләр һәм медицина ярдәме алырга килүчеләр өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Бинага су үткәрелгән, аны җылыту өчен бойлер урнаштырылган, канализациягә тоташтырылган. Элек мондый шартлар турында хыялланырга гына мөмкин булган.


Фельдшерның эш даирәсе киң: амбулатор кабул итү, профилактик прививкалар ясау, документларны алып бару, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү, профилактик әңгәмәләр үткәрү. Хәтта ял һәм бәйрәм көн­нәрендә дә эшләргә туры килә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кемгәдер ярдәм таләп ителүе ихтимал.
– Безнең эштә иң мөһиме – ярдәм күрсәтү. Изге эш башкарсаң, күңелдә шундый тынычлык урнаша. Ә иң зур бүләк – кешеләрнең рәхмәт сүзе һәм ихлас елмаюы. Эшебез җиңелдән булмаса да, мин аны бик яратам. Ә яңа ФАПта эшләве – үзе бер куаныч, – ди Гөлсинә Җангали кызы.


Авыл халкы да сөенечен яшерми:
– Мондый бүләк турында кайчандыр хыяллана гына идек, хәзер кечкенә авылда да заманча медицина пункты барлыкка килде. Моның өчен район, республика һәм илебез җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез, – ди Мәрвәр апа Шаһморатова.


“Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары үзләренең нәтиҗәле булуын күп тапкырлар раслады. Республикага башка төбәкләр­дән дә белгечләр бик теләп күченеп килә. Башкортстанга күченеп, Учалы үзәк район дәваханәсенең офтальмология бүлеген җитәкләүче һәм катлаулы операцияләр ясаучы офтальмолог Багдат Бөркетбаев моңа ачык мисал булып тора.


Багдат Бөркетбаев – Ырынбур дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Элек ул Кувандык дәваханәсендә эшләгән: балалар офтальмологы, офтальмология бүлеге мөдире булган. Өч ел элек доктор, танышлары киңәше буенча, Башкортстанга күченеп килә һәм “Авыл табибы” программасында катнашып, 1 миллион сум акча ала. Хәзер ул Учалы үзәк район дәваханәсенең офтальмология бүлеге мөдире, катлаулы операцияләр ясый.


“Безне бик яхшы каршы алдылар. Дәвалау учреждениесенең баш табибы һәм остазлар белән безгә бәхет елмайды, биредә кешеләр бик яхшы. Торак һәм эш өчен Учалы районын сайлавыма бер тапкыр да үкенмәдем. “Авыл табибы” программасы – кечкенә авылларга кадрлар җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек ул. Авыл халкы, мегаполистагы кебек үк, сыйфатлы медицина ярдәменә мохтаҗ. Программа кысаларында зур ярдәм күрсәтелә”, – ди доктор.


“Табибларның яшәү һәм эшләү өчен Башкортстаныбызны
сайлавы сөендерә. Безнең авыл дәваханәләрендә башка төбәктән күченеп килгәннәрне күрү аеруча күңелле”, – ди республика Башлыгы Радий Хәбиров.


Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләрен­чә, иң ерак авылларда медицина инфраструктурасын булдыру һәм модернизацияләү төп юнәлеш булып кала.


“Безнең республикада 2 меңнән артык ФАП эшли, һәм аларның һәр өченчесе яңартылган. Башкортстан – Русиядә ФАПларны яңарту буенча лидер, дип әйтә алам. Авыл халкының медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыру өчен күп эш башкарыла: беренчел звено объектлары төзелә һәм капиталь ремонтлана, җиһазлар алмаштырыла, автопарк яңартыла. Бездә санлы технологияләр дә яхшы үсеш алган. Һәр ФАП Интернетка тоташтырылган, электрон “больничный” бирә, рецептлар яза, электрокардиограммалар тапшыра ала. Икенче дәрәҗәдәге белгечләрдән һәм республика учреждениеләреннән, шулай ук федераль үзәкләрдән телемедицина консультацияләре алырга мөмкин. Соңгы елларда төрле белгечлекләр буенча телеконсуль­тацияләр саны берничә тапкыр артты”, – ди Башкортстанның сәламәтлек саклау министры
Айрат Рәхмәтуллин.


“Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программаларында катнашу һәм вакансияләр турында мәгълү­матны Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми порталында табарга мөмкин.

Ләйсән Якупова.
Фото Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас