+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җәегез күңелле һәм файдалы үтсен!

Ял белән мавыгып, хәвефсезлек кагыйдәләре турында да онытмагыз.

Җәегез күңелле һәм файдалы үтсен!Җәегез күңелле һәм файдалы үтсен!
Җәегез күңелле һәм файдалы үтсен!

Җылы җәйге көннәрдә кояш нурлары астында, саф һавада күбрәк йөреп калырга тырышырга кирәк. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы. Ультрашәмәхә нурлар астында организмда барлыкка килгән Д витамины шатлык гормоны – эндорфин да булдыра.

Ләкин эссе кояшның зарары булырга мөмкинлеген дә онытмаска кирәк. Кояш сугудан, тән пешүдән сак булу мөһим. Эссе көннәрдә башка эшләпә-панама киеп йөрү дөрес. Билгеле, җәй көне барыбызның да җиңелчә киенеп, кояш нурларында коенып каласы килә. Күпләр тәне кояшта матур булып караю хакында да хыяллана. Кемнәрнеңдер бу хыялы шунда ук тормышка аша – беренче кояш нурлары күренү белән үк тәне матур коңгырт төскә керә. Ә кемдер сәгатьләр буе махсус рәвештә кояш астында ятса да, алай булмый.


Берәүләрнең тәне кояш нурлары астында кызыл булып пешеп чыга, таплар, пигментлар барлыкка килергә дә мөмкин. Әйе, һәркемнең организмы үзенчәлекле, берәүләр өчен кояш яхшы булса, икенчеләргә сәламәтлеккә зыян салучы булырга да мөмкин. Әлбәттә, моны белер өчен табиб белән киңәшләшергә һәм үз-үзеңә игътибарлы булырга кирәк.
Әгәр табиб кисәтүе, миңнәр, пигмент таплары юк һәм кояш нурларыннан кызарып чыкмыйсыз икән, тәнегезгә матур коңгырт төскә керергә кишер һәм абрикос сутлары ярдәм итәр. Чөнки аларда бетакаротин бар. Ләкин артык күп куллану кирәкми, көненә бер стакан җитә. Һәм аны кояш ванналары алуга егерме минут кала эчәргә кирәк.


Кояш нурлары бөтенләй ярамаган кешеләр дә була. Андыйларга кием, эшләпә, күзлек ярдәмендә үзләрен кояштан сакларга кирәк.
Кайбер дарулар йогынтысы кояш нурлары астында зарарлыга әйләнә. Шуңа күрә җәй көне даруларны саклык белән, табиб күзәтүе астында гына кулланырга кирәк.
Балаларга, ак тәнле кешеләргә кояш нурлары йогынтысыннан саклаучы кремнар сөртергә киңәш ителә. Аларның сыйфатлысын алырга кирәк.
Җәйге эссе көннәрдә бит тирегезнең артык майлыга әйләнүен күзәткәнегез бармы? Моны кисәтү өчен көн саен иртән контраст сулар белән юынырга кирәк. Башта – җылы, соңыннан – салкын. Диетаны да игътибарсыз калдырмагыз. Эссе көннәрдә тозлы-борычлы, татлы, бик майлы азык ашарга, алкоголь кулланырга ярамый.

Челләне җиңелрәк үткәрер өчен киңәшләр

* Беләзек сөякләрен 10 секундка салкын суда тотып алыгыз. Тән температурасын төшерә. Фланель чүпрәкне салкын суда чылатып, муенны, тезләрне, аякларны сөртегез. Чүпрәкне башта туңдыргычта тотып алсагыз да була.
* Авыр тимер бизәнгечләр такмагыз. Алар җылылыкны үзендә туплый һәм тәнгә тарата.
* Өй шартларында кондиционер ясарга мөмкин: салкын су тутырылган шешәләрне эшләп торган вентилятор алдына урнаштырыгыз.
* Кулланмаган чакта электр приборларын сүндерегез. Алар бүлмәне җылыта.
* Идәндә йоклагыз. Чөнки җылы һава өскә күтәрелә.
* Әчкелтем, борычлы ризык ашагыз. Тәнне суытырга ярдәм итә. Татлы ашамлыкларны, киресенчә, чикләгез.
* Туңдырманы йогуртка алыштырыгыз. Соңгысында су күбрәк.
* Артыгын ашамагыз. Еш һәм аз-азлап тукланыгыз. Яшелчә-җимешкә өстенлек бирегез.
* Кыярны телемләп кисеп, күзләргә, биткә куеп, ятып торыгыз.
* Мөмкинлек булса, салкын су белән чылатылган футболка киегез.

Нәрсә эчәргә?

Эссе көннәрдә организмга су ике тапкыр күбрәк кирәк, шуңа табиблар мондый чакта ике тапкыр күбрәк эчәргә куша. Иң яхшысы, әлбәттә, чиста су. Минераль су тагын да яхшырак. Чөнки тир белән бергә организмдагы су гына түгел, минераль матдәләр дә чыга. Әгәр минераль су алырга мөмкинлек юк икән, гади суга аз гына тоз кушарга мөмкин. Шулай ук газлы эчемлекләр белән дә бик мавыкмагыз, ә балаларга аларны бөтенләй эчермәгез. Эсседә салкын эчемлек куллану рәхәт, ләкин сәламәтлек өчен эчемлекнең температурасы артык түбән булмаска тиеш. Түбәндәге эчемлекләргә өстенлек бирегез:
* Яшел чәй. Җылы килеш тә, салкын килеш тә файдалы. Лимон кушарга мөмкин. Баш миенә, кан тамырларына яхшы йогынты ясый.
* Өйдә эшләнгән куас. Анда файдалы углекислоталар күп.
* Сөттән ясалган эчемлекләр: кефир, катык, йогурт, әйрән һ.б.
* Компот. Аны өйдә һәм шикәрсез кайнатыгыз.

Ярамый:
* Алкоголь. Йөрәккә һәм кан тамырларына йогынтысы коточкыч. Эсседә бавыр да акрынрак эшли.
* Каһвә. Ул сидек кудыра, ә эсседә бездән болай да тир белән кальций, калий, магний һәм башка минераль матдәләр чыга.
* Газлы татлы эчемлекләр. Алар сусынны басмый, киресенчә, күбрәк эчәсене китерә, өстәвенә, сәламәтлек өчен дә начар.
* Энерготониклар. Әлбәттә, алар вакытлыча арыганлык тойгысын бетерә. Ләкин йөрәк һәм кан тамырларына йөкләнешне, инсульт, инфаркт хәвефен арттыра.

Беренче ярдәм күрсәтә белегез!

* Кояш сукканда зыян күрүчене салкын урынга күчерергә, аркасына яткырырга, бераз аякларын күтәреп, киемнәрен бушатырга, аңа тулы тынычлык һәм җитәрлек саф һава килүен тәэмин итәргә кирәк.
* Әгәр кеше аңында булса, каты чәй яки бераз тозланган салкын су (0,5 литр суга 0,5 чәй кашыгы тоз) эчәргә бирсәгез яхшы булыр.
* Зыян күрүченең башын салкын су белән чылатыгыз яки салкын дымлы сөлге куегыз.
* Авыр очракларда кояш суккан кешене салкын суда чылатылган япма белән төрергә яки аңа су сибәргә мөмкин, ләкин моны саклык белән һәм озакка сузмыйча эшләргә кирәк.
* Әгәр дә мөмкинлек бар икән, башына, бил, тез, култык астына боз яки салкын сулы шешәләр куярга була.
* Зыян күрүчене якындагы дәвалау учреждениесенә алып барырга, ә аңын югалткан кешегә “Ашыгыч ярдәм” бригадасын чакырырга кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас