

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия онкологлар ассоциациясе президенты, Русия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Каприн белән очрашты. Алар Башкортстанда «Онкопатруль» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Проект яман шеш авыруларын иртә ачыклауга, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм профилактикага юнәлтелгән. Башкортстан әлеге программага беренчеләрдән булып кушылды.
Агумдагы елда «Онкопатруль» Ишембай һәм Нефтекама шәһәрләрендә узды. Предприятие хезмәткәрләре медицина тикшерүе үтте, ә республика табиблары өчен осталык дәресләре оештырылды.
Андрей Каприн Башкортстанда проектның нәтиҗәле тормышка ашырылуын һәм онкология хезмәтенә зур игътибар бирелүен югары бәяләде.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru