Көн тәртибендә - ресрублика биләмәсендә «Онкопатруль» Бөтенрусия мәгълүмат-мәгърифәт проектын тормышка ашыру.
Очрашуда Башкортстаннан Михаил Чумаков исемендәге Иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшләү федераль гыйльми үзәгенең генеральный директоры, академик Айдар Ишмөхәммәтов та катнашты.
Радий Хәбиров республикада онкологик ярдәмне үстерүнең әһәмиятен ассызыклады, Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм федераль гыйльми үзәкләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Андрей Каприн Башкортстанда федераль проектны гамәлгә ашыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм республиканың идарә итү командасына төбәктә онкология хезмәтен үстерүгә игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru