+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Баш миен ничек сакларга?

Әгәр организмның сәламәтлеге турында кайгыртмасаң, баш миен сәламәт хәлдә саклау шактый катлаулы. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-неврологы, медицина фәннәре докторы Мансур Котлыбаев шундый фикердә.

Баш миен ничек сакларга?Баш миен ничек сакларга?
Баш миен ничек сакларга?

Ул үзенең тәкъдимнәре белән «Башинформ» агентлыгы белән уртаклашкан.

Невролог билгеләп үтүенчә, баш мие башка эчке органнарның торышына һәм метаболизмга бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше баш мие өчен бик мөһим.

Белгеч беренче эш итеп туклануны билгеләде һәм берничә төр продукттан качарга киңәш итте. Бу - артериаль басым артуга китерә торган аш тозы. Хайван майлары атеросклероз үсешенә ярдәм итә. Шулай ук метаболизмга тиз углеводлар һәм татлы ризыклар тискәре йогынты ясый.

Медик рационга яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк кертергә, атнага бер тапкыр балык продуктлары, шулай ук көнбагыш, аерым алганда, кабак һәм җитен мае кулланырга киңәш итә.

Икенче чиратта белгеч физик активлыкны билгеләде. Ул спорт белән актив шөгыльләнә алмавын әйтте, шулай да ул көн саен тиз йөрешкә 30дан 50 минутка кадәр вакыт бүләргә тырыша. Ул шулай ук йөзү белән дә шөгыльләнә.

Сәламәт яшәү рәвеше чылбырында тагын бер мөһим компонент - йокы. Аны нормальләштерергә кирәк. Табиб йокы белән авырлыклар барлыгын таныды. Шулай да ул тәүлегенә җидегә кадәр йокларга тырыша.

Невролог стресс-менеджмент белән шөгыльләнергә киңәш итте. Үз хис-кичерешләрең белән идарә итәргә өйрәнү, үзеңне моңа өйрәтү мөһим.

Когнитив күнегүләргә, мәсәлән, чит телләрне өйрәнүгә, яңа күнекмәләргә ия булуга аерым вакыт табарга кирәк. Мәсәлән, Мансур Котлыбаев һөнәри эшчәнлеге вакытында катнаш белгечлекләрнең кайбер аспектларын үзләштерергә тырыша, шул исәптән сәламәтлек саклауның башка юнәлешләре буенча китаплар һәм мәкаләләр укуны да кертеп, эшнең математик һәм техник якларын өйрәнергә омтыла.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неврологы билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта республика халкы арасында баш миенең кан тамырлары авырулары (инсульт), дегенератив авырулар (Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары), эпилепсия таралган.

Аның сүзләренә караганда, хәвефле сигналларга хәтер, игътибар тизлеге, фикерләү, апатия, тотрыксызлык, агрессивлыкны кертергә мөмкин.

Кайбер башка симптомнарга да игътибар итәргә кирәк, шул исәптән сөйләмнең кискен бозылуы, кулларның көчсезләнүе, сизгерлекнең һәм күрүнең кимүе. Башта алар кыска вакытлы характерга ия - берничә минуттан берничә сәгатькә кадәр. Ләкин ашыгыч чаралар күрелмәсә, алар даими булачак һәм җитди нәтиҗәләргә китерәчәк. Иң мөһиме, катлауланулар булмасын өчен, оператив рәвештә табибка мө

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас