+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 Августа , 07:18

Күкрәк сөте — сабыйлар өчен идеаль ризык

3-9 августта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы Бала имезүне популярлаштыру атнасын (Халыкара бала имезү атналыгы уңаеннан) уздыруны игълан итте.

Күкрәк сөте — сабыйлар өчен идеаль ризыкКүкрәк сөте — сабыйлар өчен идеаль ризык
Күкрәк сөте — сабыйлар өчен идеаль ризык

 

Табиблар билгеләвенчә, имезү баланың сәламәтлеген һәм исән калуын тәэмин итүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора, әмма шуңа да карамастан, 3 сабыйның 2се тәкъдим ителгән 6 ай эчендә бары тик ана сөте белән генә тукланмый – бу күрсәткеч соңгы ике дистә елда яхшырмаган.

Күкрәк сөте сабыйлар өчен идеаль ризык. Ул куркынычсыз, зарарсыз һәм анда күп кенә балалар авыруларыннан сакларга ярдәм итүче антитәнчекләр бар.

Күкрәк сөте сабыйны гомеренең беренче айларында барлык кирәкле энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итә, ә беренче елның икенче яртысында ул баланың туклануга ихтыяҗының яртысын яисә артыгын, ә икенче елында өчтән берен тәэмин итүне дәвам итә.

Анасының күкрәк сөтен имеп үскән балалар интеллект дәрәҗәсен бәяләүче тестларда яхшырак нәтиҗәләр күрсәтә, артык авырлыктан яки симерүдән сирәгрәк интегә һәм диабет белән сирәгрәк авырый.

Табиблар ассызыклавынча, имезүче хатын-кызларда шулай ук күкрәк һәм күкәйлек рагы барлыкка килү куркынычы кими.

Ана өчен имезүнең файдасы:
1. Окситоцин бүленеп чыгуы, бу бала тапканнан соң организмны торгызу процессын тизләтә;
2. Әнинең стрессларга чыдамлыгын арттыру, бала тудырганнан соң депрессияне киметү;
3. Сөт бизендә һәм күкәйлекләрдә яман шеш барлыкка килү куркынычы кимү;
4. Менопаузадан соң остеопороз һәм сөяк сыну куркынычы кимү;
5. Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабет үсеше куркынычы кимү.

Бала өчен файда:
1. Йогышлы авырулардан яклауны тәэмин итү;
2. Ашказаны-эчәк системасының дөрес үсешенә һәм эшчәнлегенә ярдәм итү;
3. Эчәклекнең сәламәт микрофлорасын формалаштыру;
4. Дөрес тешләмәү ихтималы кимү;
5. Кискен респиратор авырулар ешлыгының кимүе;
6. Когнитив һәм сөйләм үсешен яхшырту;
7. Ана белән баланың эмоциональ бәйләнешен яхшырту;
8. Сидек юллары инфекцияләре ешлыгының кимүе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас