

"Соңгы елларда Башкортстанда сәламәтлек саклауны үстерүнең комплекслы программасы тормышка ашырыла: кадрлар сәясәте, яңа технологияләр кертү, биналар һәм корылмалар төзү. Соңгы зур проект — кардиоүзәк, моңа кадәр без балалар дәваханәсе бүлекчәсен файдалануга тапшырдык. Амбулатория-поликлиника звеносындагы күп кенә учреждениеләрдә капиталь ремонт үткәрелде. Санлы сәламәтлек саклау өлкәсендә уңышлы проектлар гамәлгә ашырыла: бердәм мәгълүмат системасы, санлы ФАПлар, телемедицина консультацияләре мөмкинлеге һәм башкалар — бүген башкарылган эшләр " – ди Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Республикада яңа поликлиникалар, дәваханә корпуслары һәм табиб амбулаторияләре төзү дәвам итә. Республика районнарында фельдшер-акушерлык пунктлары челтәре актив яңартыла. Гамәлдәге район һәм шәһәр дәваханәләренә киңкүләм капиталь ремонт ясала.
Санлы технологияләр медицина учреждениеләрен бердәм мәгълүмат системасына берләштерә. Мәгълүмат алмашуны тизләтү өчен «Санлы ФАПлар» челтәре үстерелә. Табибларның әйдәп баручы республика һәм федераль үзәкләр белән телемедицина консультацияләре тәҗрибәсе киңәйтелә.
Авылларга һәм кече шәһәрләргә белгечләр җәлеп итү өчен «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча кадрлар сәясәте гамәлгә ашырыла. Медицина хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм медицина вузларында студентларны максатчан укыту уңышлы бара.
Башкортстанда сәламәтлек саклауны үстерү республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә беренчел звеноны модернизацияләүгә, кадрлар мәсьәләләрен хәл итүгә һәм эре медицина объектлары төзүгә юнәлтелгән. Бу эшне системалы алып бару өчен махсус консультатив орган — Сәламәтлек саклауны үстерү буенча совет төзелде.
"Бу еллар дәвамында без медицинаны кешеләргә якынайту бурычы өстендә эшлибез. Башкортстанның һәр кешесе тиешле шартларда белгечләрнең квалификацияле ярдәменә, төгәл һәм тиз диагностикага өмет итә алсын өчен, — диде Радий Хәбиров. — Без үз алдыбызга барлык тузган ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм Русия Президентына беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын башлап җибәргәне өчен рәхмәтлебез».
Башкортстан Русиядә ФАПлар саны буенча алда бара. Республикада “Санлы ФАП” проекты барлык медицина оешмаларында гамәлгә ашырыла. Үткән елда бу проект федераль дәрәҗәдә иң яхшысы дип табылды.
– Республикада ФАПларның 30 проценттан артыгы авария хәлендә иде, искергән ФАПлар урынына модульле биналар төзелә, – диде сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. – Фельдшер-акушерлык пункты – ул инфраструктура һәм җиһазландыру гына түгел. 2023 елдан алып без “Санлы ФАП” проектын гамәлгә кертәбез, ул медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итү, профилактик медицина тикшеренүләрен узу, электрон медицина хезмәтләренең киң исемлегеннән файдалану мөмкинлеге бирә.
“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” проекты ярдәмендә ерак торак пунктларда яшәүчеләр республиканың әйдәп баручы белгечләре – кардиологлар, онкологлар, офтальмологлар, неврологлар, стоматологлар, рентгенологларда тикшеренү узарга һәм консультация алырга мөмкин. Төп максат – социаль әһәмиятле авыруларны иртә диагностикалау, мөмкин булган катлаулануларны кисәтү, һәр торак пунктта, шул исәптән район үзәкләреннән һәм эре шәһәрләрдән еракта яшәүчеләрне дә сыйфатлы медицина хезмәтләндерүе белән тәэмин итү. 2025 елда табибларның күчмә бригадалары 2,5 меңнән артык авылда булган, 800 мең кешене кабул иткән, пациентларда гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган чирләрне вакытында ачыклаган.
Быел да “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары һәм диагностика комплекслары 14 апрельдән республика районнарына юлланды. Алар 11 сентябрьгә кадәр Башкортстан буйлап йөриячәк. Табиблар республиканың барлык 54 районының ерак авылларында яшәүчеләрне бушлай кабул итә (тере чират тәртибендә, алдан язылырга кирәкми).
“Безнең бурыч – 2030 елга республиканың беренчел звеносында, авылларда һәм шәһәрләрдә тулысынча тәртип урнаштыру. Эзлекле рәвештә бу максатка таба барабыз”, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, безнең медицина соңгы еллардагы заманча сынауларны лаеклы үтә. Соңгы елларда республикада искергән сәламәтлек саклау объектлары биналарын һәм җиһазларын яңага алыштыру буенча колачлы эш алып барыла. Үткән елда гына алты яңа поликлиника ачылды – Благовещен, Учалы һәм Яңавылда, шулай ук, Аскын, Бакалы һәм Әскар авылларында.
Моннан тыш, республика торак пунктларында 134 модульле объект – тиз төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторияләре урнаштырылды.
Автор фотолары.