+21 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 август , 09:43

Йомырка турындагы мифларга ышанмагыз!

Аларның дөрес булмавы ачыкланды.  

Йомырка турындагы мифларга ышанмагыз!Йомырка турындагы мифларга ышанмагыз!
Йомырка турындагы мифларга ышанмагыз!

«Йомырка холестерин дәрәҗәсен күтәрә» дигән фикер — миф. Белгечләр сүзләренчә, йомырканың зыяны турында 1960 еллар ахырында, АКШта холестеринның сәламәтлеккә йогынтысы турында зур бәхәсләр башлангач, сөйли башлаганнар. Йомыркаларда холестерин күп булганлыктан, бу продуктны зарарлы дип санаганнар. Әмма соңрак азыктагы холестеринның кандагы холестерин дәрәҗәсенә йогынтысы элек уйлаганча зур булмавы ачыкланган.

Йомырка симертә дигән фикер дә киң таралган мифларның берсе. Бер йомыркада уртача 70–80 килокалория бар. Ул туклыклы булуы сәбәпле, авырлыгын контрольдә тотарга теләүчеләрнең рационына да керә ала.

Тагын бер киң таралган ялгыш караш — шикәр диабеты булган кешеләр өчен йомырканың зарарлы булуы. Йомырканың гликемик индексы бик түбән, шуңа күрә ул кандагы шикәр күләмен тиз күтәрми. Белгечләр фикеренчә, йомырканы уртача күләмдә куллану инсулинга резистентлыгы булган яки II типтагы диабет белән яшәүче кешеләр өчен дә рационның бер өлеше була ала.

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас