+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 Августа , 09:58

Башкортстанда яңа балалар дәваханәсе булачак

Башкортстанда балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең өч дәрәҗәле системасы эшли. Бу шәһәрләрдә һәм районнарда 55 поликлиника һәм бүлекчә, сигез муниципальара балалар үзәге, шулай ук Уфада 17нче дәваханә һәм Республика клиник балалар дәваханәсе, аларда югары технологияле махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның атналык оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.  

Башкортстанда яңа балалар дәваханәсе булачакБашкортстанда яңа балалар дәваханәсе булачак
Башкортстанда яңа балалар дәваханәсе булачак

Республикада барлыгы 17 яшькә кадәрге 879 378 бала бар, шуларның 32 974 е – бер яшькә кадәр. Дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 1 505 табиб-педиатр эшли, шул исәптән 1 033 – участок табиблары. 2026 елның алты аенда 437 182 бала профилактик медицина тикшерүе узган. Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен диспансерлау – 254 478, федераль үзәкләр белгечләре белән телемедицина консультацияләре 1 642 балага үткәрелгән.

Министр ассызыклаганча, республикада төрле нозологияләр буенча 12 махсуслаштырылган балалар үзәге уңышлы эшләп килә. Аерым алганда, Республика клиник балалар дәваханәсе каршындагы балалар эндокринологиясе үзәгендә шикәр чире белән авыручы 1,8 мең бала исәптә тора. Республика клиник психиатрия дәваханәсе базасында менталь сәламәтлек үзәге уңышлы эшли, анда 2025 елда комплекслы диагностиканы, аутизм вакытында скринингларны да кертеп, 772 бала узган. 

– Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү программасы буенча 5нче балалар поликлиникасы һәм Республика клиник фтизио-пульмонология үзәгенең балалар бүлеге биналарына капиталь ремонт ясалды, шулай ук җиһазлар һәм оештыру техникасы яңартылды. Быел 5нче балалар поликлиникасының 2нче бүлеген ремонтлыйбыз, - дип өстәде Айрат Рәхмәтуллин. – Балигъ булмаганнарга медицина тикшерүе уздыру өчен без югары төгәллектәге диагностика приборлары белән җиһазландырылган мобиль комплекслар алдык. Бригаданың беренче сәфәре 11 сентябрьдә «Патриот» паркына булачак.

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яшь буын өчен яңа медицина учреждениесе төзергә кирәклеген билгеләп үтте.

— Республикага яңа зур балалар дәваханәсе кирәк. Инде хәзер үк бу хакта уйларга – урын эзләргә, документлар әзерли башларга, проектлауга керешергә кирәк, - диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас