+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 Августа , 06:40

Йөрәкне саклагыз!

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 11 август — Халыкара сәламәт йөрәк көне уңаеннан йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау атналыгын үткәрде.

Йөрәкне саклагыз!Йөрәкне саклагыз!
Йөрәкне саклагыз!

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау индивидуаль чараларны, медицина ярдәме күрсәтүне һәм иҗтимагый башлангычларны берләштергән комплекслы алымны таләп итә. Табиблар билгеләвенчә, хәвеф факторларын вакытында төзәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вакытыннан алда үлү очракларының 80 процентка кадәрен булдырмый калырга мөмкин.

Хәвеф факторлары үзгәртеп булмый торган (яшь, җенес, нәселдәнлек) һәм үзгәртеп була торган (үз-үзеңне тоту һәм яшәү рәвеше белән бәйле) төрләргә бүленә. Соңгыларына тәмәке тарту, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, артык авырлык, стресс, йокы җитмәү, артериаль гипертония һәм шикәр чире керә.

Сәламәт яшәү рәвеше – йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның нигезе. Аның төп элементлары: физик активлык, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, авырлыкны контрольдә тоту һәм стресс белән идарә итү.

Кардиологлар ассызыклавынча, авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән медицина чараларын куллану һәм скрининг тикшеренүләрен вакытында узу мөһим. Аларга даими медицина тикшерүләре, диспансерлау үтү, нәселдәнлек белән бәйле хәвеф факторларын белү һәм кирәк булганда тикшерелү, кирәк булганда табиб билгеләгән даруларны даими кабул итү керә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас