

Физик активлык сәламәтлекне ныгытырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Даими хәрәкәтләнү тән авырлыгын нормада тотарга, йөрәк-кан тамырлары системасы эшен яхшыртырга, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәләрен контрольдә тотарга булыша. Шулай ук ул фикерләү һәм хәтер сәләтләренә, психо-эмоциональ халәткә уңай йогынты ясый.
Төп киңәшләр:
атна дәвамында 150–300 минут уртача интенсивлыктагы яки 75–150 минут көчле физик активлык белән шөгыльләнегез;
сәламәтлеккә өстәмә файда алу өчен уртача физик активлык вакытын атнага 300 минуттан, көчле физик активлык вакытын 150 минуттан арттырырга мөмкин.
Башлау өчен гади адымнар:
аздан башлагыз — көн саен тиз адымнар белән йөрегез;
азрак утырырга тырышыгыз — һәр 30–40 минут саен хәрәкәтләнеп алыгыз;
атнага 2–3 тапкыр көч күнегүләрен дә кертегез.
Үзегез өчен күңелле булган активлыкны сайлагыз — бию, йога, йөзү һәм башкалар. Тормышка ашырлык максатлар куегыз һәм нәтиҗәләрегезне күзәтеп барыгыз.
Сәламәт булыгыз!