

Пациентлар саны инде озак вакыт артмый һәм шушы чикләрдә тора.
“Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Үзәкнең баш табибы Айгөл Галиева аңлатуынча, бу ─ дәвалау һәм антиретровирус терапиясе нәтиҗәсе. Беренче яртыеллыкта 532 кешедә ВИЧ ачыкланган (2025 елның беренче яртысында андыйлар 542 булган).
Былтыр дәвалануга 1247 пациент кабул ителгән, 2024 елда — 1370. Ел саен ВИЧ инфекциясе нәтиҗәсендә 200-300 кеше үлә, һәм 1,5 мең тирәсе — башка төбәкләргә китә. Үз чиратында, республикага башка өлкәләрдән ВИЧ белән авыручылар килә. Еш кына бу стигматизация нәтиҗәсе, дип билгеләде баш табиб, ягъни кешеләр барлык элемтәләрне өзәргә һәм тормышны чиста биттән башка урында башларга тырыша.
Шулай ук, ВИЧ белән авыручының уртача “портреты” да үзгәрмәгән: махсус урта белемле 40 яшьлек ир-ат (ирләр авыручыларның 55 процентын тәшкил итә), еш кына вахта ысулы белән эшли.
Эпидемиологлар яшь стратларында радикаль үзгәрешләр билгели: 20-30 яшьлек яшьләрдә авыручылар саны кимүнең иң зур дәрәҗәсе күзәтелә, шул ук вакытта 51-60 яшьлек төркемдә авыручылар саны соңгы 10 елда ─ 3 тапкырга, 61 яшьтән өлкәнрәкләрдә — шул ук чорда 5 тапкырга арткан. 41-50 яшьләр төркеме 2016 елдан 2 тапкырга үсеп, хәзер авыручыларның өчтән берен тәшкил итә.
Бу 2000 еллар яңгырашы ─ ул кешеләрнең иммунитеты бик нык булган, чир озак еллар үзен сиздермәгән, дип аңлатты доктор.
─ Безнең тәҗрибә шуны күрсәтә: әгәр терапияне үтәсәң һәм аны мөмкин кадәр иртәрәк башласаң, кешеләр тулы канлы тормыш белән яши. Без аларны хәтта “авырулар”, пациентлар дип тә санамыйбыз. Хәзер СПИД дигән сүз дә торган саен сирәгрәк ишетелә, чөнки безнең бурыч - ВИЧ-инфекцияне СПИДка кадәр җиткермәү. Республикада берсе ВИЧ белән (кагыйдә буларак, бу ирләр) авырган, ә икенчесе иммунодефицитсыз булган һәм сәламәт балалар тудырган 500 гаилә пары бар, — диде Айгөл Галиева.
Автор фотосы.