

Симерү күрсәткечләренең артуы шартларында балаларның тәмле һәм калорияле ризык куллануын киметү өчен дөрес туклану тәртибе һәм ата-аналар контроле кирәк.
Ашау гадәтләре сабый чакта ук урнаша. Сәламәт ризыкка карата зәвык тәрбияләүдә ата-аналарның роле гаять зур һәм киләчәктә дөрес туклану гадәтләрен үстерү өчен кирәкле стратегия булып тора.
Балаларга җиләк-җимеш, яшелчә, кузаклылар, тулы бөртекле продуктлар һәм чикләвекләр куллануны арттырырга, майларны, аеруча туендырылган майларны һәм шикәрне куллануны киметергә кирәк.
Татлы эчемлекләр, шул исәптән газлы эчемлекләр, кондитер эшләнмәләре, куертылган сөт, шикәре күп булган ризыклар, фастфуд, чипсылар, фри бәрәңгесе кебек сәламәт туклануга туры килмәгән ризыкларны мөмкин булганча менюдан чыгару яхшырак.
Уртак гаилә ашлары мөһим роль уйный, чөнки алар:
сәламәт туклануны хуплыйлар һәм җиләк-җимеш белән яшелчәләрне күбрәк кулланырга булышалар;
балаларга ризыкның киң спектрын сайларга булышалар;
гаилә багланышларын һәм мөнәсәбәтләрен ныгыта;
азрак һәм акрынрак ашарга булыша;
гаиләсе белән бергә ашаган балалар наркотиклар куллану, җәбер-золым кебек социаль куркынычларга сирәгрәк дучар булалар, психологик проблемалары да азрак була.
Балалар һәм үсмерләр өчен көненә уртача 60 минут физик активлык белән шөгыльләнү тәкъдим ителә. Балаларны көн дәвамында физик активлык белән шөгыльләнүгә җәлеп итү мөһим. Алар мәктәптә, тәнәфесләрдә, укудан буш вакытта балалар мәйданчыкларында, түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә физик активлык белән шөгыльләнә ала.
Автор фотосы.