+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 Сентября , 04:46

Гриппка каршы “коралланган” булыгыз!

Вакциналану – гриппны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы, дип ассызыклыйлар табиблар. Прививка иммунитетны формалаштыра, авыруның авыр үтү һәм катлауланулар барлыкка килү хәвефен киметә.  

Гриппка каршы “коралланган” булыгыз!Гриппка каршы “коралланган” булыгыз!
Гриппка каршы “коралланган” булыгыз!

Республикага грипптан вакцина кайтарылгач, ул Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәү чиратта 60 яшьтән өлкәнрәкләрне һәм балаларны иммунлаштыру өчен бүленәчәк, дип билгелиләр ведомствода.
Табиблар киңәше буенча вакциналану өчен иң яхшы вакыт – сентябрьдән ноябрьгә кадәр, эпидемия башланырга 2-3 атна кала. Шуны истә тотарга кирәк, вакцина авыру китереп чыгармый, ә бары тик организмга саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә. Прививкадан соң иммунитет 8-12 ай дәвамында саклана. Башкортстанга грипп Русиянең үзәк төбәкләренә караганда 2-3 атнага соңрак килә.

Кайчан прививка ясатырга?
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, грипп белән авыручылар саны арту декабрь-гыйнвар айларында күзәтелә. Грипптан саклану өчен, октябрь ахырына кадәр вакциналану узарга киңәш ителә, чөнки иммунитет якынча 3-4 атна формалаша.

Кайда һәм ничек эшләтергә?
Гриппка каршы вакцинаны теркәлү яки яшәү урыны буенча ясатырга мөмкин. Кирәкле документлар: паспорт, СНИЛС, прививка сертификаты (булса).
Язылу ысуллары – “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, 122 телефоны буенча яки участок терапевтында.
Хәзер ОРВИ белән авыручылар саны кимү күзәтелә, әмма алда салкын кыш булуын искә төшерә табиблар. Иммунитетны ныгытыгыз һәм җылы киенеп йөрергә онытмагыз!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас