+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 Сентября , 16:30

Башкортстанда гриппка каршы прививка ясату башланды

Яңартылган вакциналар республикага кайтарылган. Табиблар прививканы октябрь ахырына кадәр ясатырга киңәш итә.

Башкортстанда гриппка каршы прививка ясату башландыБашкортстанда гриппка каршы прививка ясату башланды
Башкортстанда гриппка каршы прививка ясату башланды

Башкортстанда халыкны гриппка каршы вакцинацияләү башланды. Республикага яңа сезон өчен яңартылган вакциналар китерелгән. Алар гриппның өч актуаль штаммыннан – А тибындагы «Миссури» һәм «Дарвин» вирусларыннан, шулай ук В тибындагы «Токио» вирусыннан саклый.

Табиблар прививканы октябрь ахырына кадәр ясатырга киңәш итә. Вакцинациядән соң иммунитет якынча 8–12 ай дәвамында саклана.

Башкортстанда беренче чиратта балаларны һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне прививкалау планлаштырыла. Гомумән, бу сезонда Русиядә халыкның 60 процентка кадәр өлешен, ә куркыныч төркемнәрдәге кешеләрнең кимендә 75 процентын вакцинацияләү күздә тотыла.

Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин. Кабул итүгә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, 122 номеры буенча яки участок терапевты аша язылырга була.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас