

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучы 10 284 кеше һәм аларның гаилә әгъзалары билгеләнгән шифаханәләрдә дәвалану курсы алды. Шуларның 2 012се — СВОда катнашучылар, 8 272се — СВОда катнашучыларның гаилә әгъзалары. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итте.
– Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү — төбәкнең социаль сәясәтенең төп өстенлекләренең берсе. Дәвалануны оештыру өчен заманча диагностика базасы һәм төрле профильдәге шифаханәләр җәлеп ителгән. Һәр пациентка табиб киңәшләрен һәм сәламәтлекнең шәхси күрсәткечләрен исәпкә алып, тергезүнең шәхси программасы билгеләнә, – дип ассызыклады Наталья Полянская.
Фото: pravitelstvorb.ru